Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Физик культура, спорт һәм туристлык Федераль агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Фетисовтан Казанның "Динамо-Таттрансгаз" командасының Ауропа волейбол конфедерациясе Чемпионнар лигасында җиңүе уңаеннан һәм киләчәктә дә уңышлар теләп телеграмма килде.
Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.