7 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңүнең 62 нче еллыгы уңаеннан, Казан Кремленең Герблар залында тантаналы төстә ветераннарны кабул итте.
Сугышта катнашкан ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен - барлыгы 61 кешене Суворов училищесы курсантлары каршылады. Чараның тантаналы өлеше башланыр алдыннан, Илбашы бәйрәм кунаклары белән истәлеккә фотога төште.

Мәртәбәле кунакларның бәйрәмен "Созвездие-Йолдызлык - 2007" эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале лауреатлары җыр-моңнары һәм биюләре белән бизәде. Россия театр сәнгате академиясендә белем алучы Татарстан студентлары бәйрәмне "Офицеры" кинофильмы җыры белән ачып җибәрде. Керфек очларында яшь тамчылары ялтыраган ветераннар җырны бер сулышта тыңлады.
Якынлашып килүче Бөек бәйрәм уңаеннан беренче котлауларны Минтимер Шәймиев җиткерде. "Мөхтәрәм ветераннар! Менә бүген Бөек Җиңүне 62 нче ел рәттән билгеләп үтү алдыннан, шушы залга җыелдык. Киләчәктә тагын шундый очрашуларда күешергә нысыйп булсын. Сугыш елларының ачысын үз җилкәсендә татып, бөек җиңүне тартып чыгарган, җиңү шатлыгын чынлыкка әверелдергән өлкән буын вәкилләренә яшь буынның рәхмәте эчкерсез, әйтеп бетергесез. Сезнең хөрмәткә әйтелгән сүзләр һәрвакыт аз кебек тоела, бәйрәмнең әһәмияте дә, мөгаен, шунда чагылыш табадыр", - дип башлап җибәрде тәбрикләү чыгышын Минтимер Шәймиев. Илбашы ассызыклаганча, яшь буын сугыш мәхшәренең нечкәлекләренә кадәр ветераннар авызыннан ишетә алу белән бәхетле. "Ил иминлеге өчен ничәмә-ничә җан үз гомерен корбан итеп, безнең хакка тыныч яшәеш өчен көрәшкән", - ди Президент. Аның фикеренчә, дошманга каршы көрәштә изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган, өсләреннән яңгыр төсле явып торган туплар-ядрәләрдән дә курыкмаган һәм тирә-ягы кан һәм үлек белән тулганда да каушап калмаган халыкның истәлеге, кылынган батырлыгы түкми-чәчми буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Минтимер Шәймиев бүгенге көндә исән-имин ветераннарның кадеренә басым ясап: "Сез күпләрнең күзләрендә Җиңү шатлыгының күз яшьләре мөлдерәвенең сәбәпчесе генә түгел, ә сугыш елларыннан соң Бөек Җиңүчеләрнең һәммәсен дә мәңгеләштерүдә Сез хәлиткеч роль уйныйсыз", - диде.
9 Май - Җиңү көне - барлык чорларда да ил халкы өчен иң олугъ, кадерле, изге бәйрәмгә әверелергә тиеш. Президент билгеләп узуынча, Россия Президенты Владимир Путинның фәрманы шундый. Бүгенге очрашу форсатыннан файдаланып, Минтимер Шәймиев, үзе исеменнән, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы, күпмилләтле республика халкы исеменнән, ветераннар алдында баш иде, аларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткереп, "Җиңүче халык өчен!" дип, беренче тостны игълан итте.
Бөек ватан сугышы елларында ил армиясе сафларына Татарстан Республикасының 564 414 гражданы чакырылган. Казаннан сугыш кырына 135 мең кеше киткән. Сугышка кадәр чакырылышны да исәпкә алганда, фронтта республиканың 700 меңгә якын халкы үлем белән күзгә-күз очрашырга мәҗбүр булган. 300 меңнән артык татарстанлы яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә республикада 214 807 сугыш ветераны гомер кичерә. 200 меңнән артык татарстанлы Бөек Ватан сугышы вакытында батырлык һәм каһарманлык өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 221 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Геройларның өчесе генә бүген исән, алар - Борис Кузнецов, Петр Полушкин һәм Сабир Әхтәмов. Тиешле кыюлыкны Татарстан хатын-кызлары да күрсәткән - сугыш елларында 23 меңнән артык хатын-кыз хәрби һөнәрләрне үзләштергән. Сугышның беренче елларында Татарстан җиреннән яу кырына 10 меңләп гүзәл зат юл тота.
Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Социаль яклау министры Клавдия Новикова һәм башкалар катнашты.