Минтимер Шәймиев исеменә Россия Өстәл теннисы федерациясе президентынан котлау хаты килде

2008 елның 18 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Игорь Левитиннан котлау хаты килде.

“2008 елның 11 июлендә Италиянең Терни шәһәрендә узган Өстәл теннисы Ауропа берлеге Директораты утырышында Казан шәһәренә 2011 елда яшүсмерләр арасында Ауропа чемпионатын үткәрү хокукын бирү турында карар кабул ителде, анда 57 илдән 1500дән артык уенчы катнашачак”, - диелә хатта.

“Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе тарафыннан Россия Өстәл теннисы федерациясе белән берлектә Казан шәһәрен тәкъдир итүне оештыру буенча зур эш башкарылды, ул иң югары дәрәҗәдә узды”, - дип билгеләп үтә Игорь Левитин ТР Президентына юлланган хатта.

Ул шулай ук спортның олимпия төре булган өстәл теннисын Россия һәм Татарстанда үстерү хакына алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өмет белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International