Президент “Транспорт салымы турында”гы законга үзгәрешләр хакында”гы канунны имзалады
2008 елның 21 июле, дүшәмбе
21 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Транспорт салымы турында»гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында»гы канунны имзалады.
РФ Салым кодексы нигезендә, әлеге канун 2009 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларының аерым категорияләре өчен транспорт салымы ставкасын күтәрүне күздә тота. Бу исемлеккә двигатель егәрлеге 100 ат көченә кадәр булган һәм физик затлар исеменә теркәлгән җиңел автомобильләр керми. Мототранспорт өчен дә салым ставкасы үзгәрешсез кала.
Икенче бөтендөнья сугышы чорында концлагерь, гетто һәм мәҗбүриләп тота торган башка урыннарның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары яңа канун нигезендә транспорт салымыннан азат ителәчәк.
Закон тексты рәсми рәвештә массакүләм.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте, 2008 елның 21 июле
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.