Татарстан Президенты законны имзалады

2008 елның 23 июле, чәршәмбе

23 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында минималь кулланучылар бюджеты турында”гы Законын имзалады.

Закон яшәү минимумы белән чагыштырганда республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен бәяләүнең югарырак социаль стандартын билгеләүне күздә тота, ул тормышның сыйфатын һәм дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнгән Татарстан Республикасында расланган минималь хезмәт күләмен, башка максат казанышларын нигезләүгә багышлана, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International