ТР Президенты 2 законга кул куйды

2008 елның 23 июле, чәршәмбе

23 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында”гы Законына һәм Татарстан Республикасы оешмаларының милкенә салым турындагы аерым закон чыгару актларына кул куйды.

Беренче закон белән кертелә торган үзгәрешләр муниципаль хезмәткәрләргә түләү, муниципаль вазифалар һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт вазифаларын башкаручы кешеләрне пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагыла, аларның барысы да редакцион характерында.

Икенче закон белән оешмалар милкенә салым буенча тиешле ташламалар раслана торган салым түләүчеләрнең исемлеге, шулай ук салым түләүчеләрнең кайбер категорияләре буенча күрсәтелгән ташламаның гамәлдә булу вакыты аныклана.

Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International