Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Чаллыда "Евромедик" Халыкара Амбулатор Диализ үзәге белән танышты
2008 елның 12 августы, сишәмбе
12 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланды. Президентны РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар озатып йөрде.
Иң элек Минтимер Шәймиев Халыкара Амбулатор Диализ үзәгенең Чаллы шәһәрендәге "Евромедик" исемле филиалында булды. Үзәк 2004 елның 1нче апрелендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән тендер нәтиҗәсендә ачылган. Биредә 4 сменалык эшне күздә тотканда, 216 пациентны кабул итәргә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта үзәктә хроник бөер җитешсезлегеннән интегүче 153 пациент гемодиализ дәвалануын уза. Дәвалау җиһазлары кыйбат булса да, биредә халыкка хезмәт бушлай нигездә күрсәтелә. Үзәктә Алманиядә эшләнгән 27 ясалма бөер аппараты бар.
Учреждениедә авырулар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган, капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрелгән.
"Евромедик" Халыкара Амбулатор Диализ үзәгендә Чаллы һәм якындагы 10 район халкына хезмәт күрсәтелә. Проектның бәясе 3,8 миллион евроны тәшкил итә. Үзәкнең җитәкчесе Дмитрий Назаров мактаулы кунакларга төп эш юнәлешләрен тәкъдир итте.
Минтимер Шәймиев учреждение белән танышу барышында, бина салынган урынның бик матур һәм кулай булуын билгеләп узды. Дмитрий Назаров сүзләреннән аңлашылганча, биредә табиблар пациентның авыруы дәрәҗәсеннән чыгып, махсус программа билгелиләр. Авырулар айга өч тапкыр кабул ителә.
2008 елның 12 августы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз