25 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Әгерже муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында” һәм “Әтнә муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү хакында”гы Татарстан Республикасы Законнарына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды.
Законнар федераль закон таләпләре нигезендә Әгерҗе һәм Әтнә муниципаль районнары составына керүче һәр җирлек территориясе чикләренең картографик тасвирламасын билгели, шулай ук аларның кайберләренең чикләрен дә аныклый.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.