ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашты

2008 елның 29 июле, сишәмбе

28 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

Очрашу барышында федераль һәм республика контроль органнарының бюджет акчаларын вакытында һәм нәтиҗәле файдалануны контрольдә тотуны оештыру һәм тикшерү буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Очрашуда РФ Хисап палатасы аудиторы С.Рябухин, ТР беренче вице-премьеры Р.Моратов, ТР Хисап палатасы Рәисе А.Демидов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International