31 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Камада Республика Хәйрия советы утырышында катнашты. Утырыш Түбән Кама муниципаль районының хәйрия эшчәнлеген координацияләү буенча Попечительләр советы мисалында гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Президенты балигъ булмаган 8 бала тәрбияләүче һәм тугызынчы сабыйларын көтүче Михайловлар гаиләсе белән очрашты.
"Бу гаиләгә карата соклану хисләрен белдерү өчен сүзләр табуы кыен. Без, еш кына, бала табуны кичектерү өчен миллионлаган сәбәп табабыз, тормыш мәшәкатьләренә биреләбез. Тик менә шундый мисаллар барыбер бар бит", - диде Минтимер Шәймиев. Ул хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинга елга бер мәртәбә мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында йөкләмә бирүен әйтте.
Республика башлыгы Михайловлар гаиләсенә "Северсталь-авто" ААҖдә җитештерелгән "Fiat Dukato" автомобилен бүләк итәргә сүз бирде.
"Тулаем алганда, Россия Федерациясендә, илебездәге демографик вәзгыятьнең катастрофалы хәлдә булуын исәпкә алып, беренче чиратта, туучылар хисабына, халык санын арттыру өчен, шактый эшләр башкарыла. Миграция сәясәте - яхшы күренеш, без аның белән дә шөгыльләнәбез, шуның хисабына республикабызда халык саны үсешен уңай дип бәялибез, тик туучылар санын да арттыру зарур", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда демографик вәзгыятьтә алга китеш күзәтелә, тик үлүчеләр саны, элеккегечә, туучыларныкыннан артыграк.
Илбашы китергән саннарга карасаң, быелның беренче яртыеллыгында Татарстанда 20968 бала туган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда туучылар саны 8,6 процентка үскән, үлүчеләр саны 25350 кеше тәшкил итеп 3,3 процентка күбәйгән. Баланс уңай булсын өчен тагын берничә ел кирәк, күрәсең, дип саный Минтимер Шәймиев.
Ул 2020 елга кадәр планлаштыру, шул исәптән уку урыннары һәм укытучылар санын билгеләү вакытында демографик вәзгыятьне исәпкә алу зарурлыгын ассызыклый.
Татарстан лидеры республикада туучылар санын арттыру өчен резерв сыйфатында абортлар санын искәртте - беренче яртыеллыкта сәламәтлек саклау органнарында 18100 бала төшертү очрагы теркәлгән. "Бу безнең ике тапкыр күбрәк балага тормыш бүләк итә алганлыгыбызны күрсәтә. Белеп эшләү өчен резерв бит бу, - дип аңлатты ТР Президенты. - Әгәр республикабызны яратабыз икән, безгә яңарырга, үсәргә кирәк. Аерым район һәм шәһәрләрнең тәҗрибәсен гомумиләштерергә, гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кирәк".
Республика башлыгы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан тәҗрибәсенә илдә тиңнәр юк, ди. Россия Федерациясендә ана капиталы эшли башлады, күпләр аны торак алуга беренчел капитал сыйфатында юнәлтергә ниятли. "Кешеләрнең тораклары булса да, тагын сатып алсыннар - бу гаилә өчен капитал бит", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Үз докладында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белдергәнчә, 2004 елда Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимиятләре, халыкның социаль хәлен өйрәнеп, 2004-2006 елларга адреслы социаль яклау программасын кабул иткән, ул 2010 елга кадәр озайтылган. Программаның төп идеяләре - күрсәтелгән ярдәмнең адреслы булуы, хәйриячеләр һәм меценатларның акчаларын җәлеп итү, халыкның актив катнашуы, мохтаҗларга аларны эшкә урнаштыру ярдәмендә булышу.
Хәйрия елында районда 300дән артык чара һәм акция уздырылган, 12 меңгә якын кеше һәм дистәләгән социаль учреждениеләр ярдәм алган. Район буенча хәйрия ярдәменең суммасы 83 миллион сумнан артып киткән.
Түбән Камада 76498 гаилә, аларда 57517 бала тәрбияләнә. 90 мең кеше (34 процент) төрле дәүләт гарантияләре һәм өстәмә социаль ярдәм ала. Түбән Камада, республика буенча чагыштырганда, туучылар саны һәм табигый артым югарырак, үлүчеләр саны кимрәк. 2007 елда туучылар саны 7,28 процентка күтәрелгән. "Әмма чаң кагарлык күрсәткечләр дә бар - халык арасында авыручылар арта", - диде А.Метшин.
Дәүләт торак программаларын гамәлгә ашыру кысаларында ел азагына кадәр түбәнкамалылар 885 фатир алачак. Социаль ипотека программасы эшләү вакытында 2 меңнән артык гаилә үз торак проблемаларын хәл иткән. Бүгенге көндә 3230 кеше - социаль ипотека һәм 1600 гаилә "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашырга тели.
Берничә ел дәвамында Түбән Камада һәр гаиләнең уңайлы тормышы өчен ТКХ реформасы мәсьәләләре белән җитди төстә шөгыльләнеп киләләр. 2008 елда ТКХ реформасы программасы нигезендә, вакытында ремонтланмаган торак фонд төзекләндерү өчен 392 миллион сум үзләштерү, 5 ел эчендә 25 муниципаль тулай торакны ремонтлау каралган.
Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмаларында гаиләләргә социаль ярдәм буенча өстәмә чаралар күздә тотылган коллектив килешүләр кабул ителгән. "Түбән Кама Нефтехим" ААҖдә аналар һәм балаларны яклау программасы кысаларында бала туганда, никах теркәлгәндә бер вакытлы матди ярдәм каралган.
"Татнефть" ААҖ компанияләре төркеме, шулай ук "Түбән Кама Шина", ТАНЕКО, "Техуглерод" заводы һ.б. предприятие эшчеләренә социаль ипотека буенча торак алганда беренчел взносны түләүгә бәясенең 30 проценты күләмендә максатчан акчалар бүлеп бирә, эшчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларын сәламәтләндерү белән бәйле проектларын финанслый, 2008 елда "Чайка" сәламәтләндерү лагерында җитди реконструкция эшләре башланган, моның өчен 250 миллион сум акча юнәлтелгән.
"Камаглавстрой" идарәче компаниясе барлык төзелеш ветераннарын үз канаты астына алган, ә бу 3,5 меңнән артык кеше дигән сүз.
"Предприятие җитәкчеләренең социаль юнәлештәге карашлары ярдәмендә һәр хезмәткәрнең проблемалары хәл ителеп кенә калмый, ә бәлки аларның талантын һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар тудырыла", - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.