ТР Президенты муниципаль берәмлекләрнең чикләре һәм статуслары турында законнар имзалады

2008 елның 1 августы, җомга

30 июльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев аерым муниципаль берәмлекләр - Казан шәһәре, Лаеш, Спас, Чирмешән һәм Алексеевски муниципаль районнарының территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турындагы Татарстан Республикасы законнарына кул куйды.
Федераль закон таләпләре нигезендә, законнар югарыда аталган муниципаль берәмлекләрнең составына керүче авылларның территорияләре чикләренең картографик тасвирламасын билгели, шулай ук кайберләренең чикләрен аныклый.
Законнарның текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә бастырылачак, дип хәбәр итәләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International