30 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт вазифалары турында"гы ТР Законының 14нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турыда"гы һәм "2007 елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады, дип белдерә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Беренче законда дәүләт хезмәткәрләренә акчалата бүләк күләмен билгеләү тәртибен аныклана.
Икенче закон белән 2007 елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше расланган.
Законнарның текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә бастырылачак.