М.Шәймиев: "Татарстан һәм "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" уртак эшкә старт бирде"

2008 елның 6 августы, чәршәмбе

5 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" генераль директоры Леонид Меламед җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Очрашуда дәүләт корпорациясе ягыннан фәнни эшләр буенча киңәшче Александр Вересов, идарә итүче директорлар, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары Борис Павлов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, А. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет ректоры Юрий Гортышов, Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев кунакларны сәламләп, нанотехнологияләрне үстерү мәсьәләсендә Татарстанга юнәлткән игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде. "Безнең республика үсешенең асылын тәшкил итүче фәнни-техник потенциалга карата кызыксыну күрсәтүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген уртак эшкә старт бирәбез, нәтиҗәсен алга таба күрербез", - ди ул.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" арасында наноиндустрия үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. ТР Президенты һәм корпорация җитәкчесе аны имзалары белән раслады.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан нанотехнологияләр һәм наноиндустрия үсеше белән бәйле комплексы проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясендә әйдәп баручы төбәккә әверелергә омтыла. Килешүдә якларның тотрыклы нигездә үзара хезмәттәшлеген ныгыту буенча кызыксынуы, нанотехнологияләр өлкәсендә проектларны бергәләп финанслау, наноиндустриянең көндәшлеккә сәләтле продукциясен җитештереп чыгаруга йөз тоткан инновацияле производстволарга ярдәм күрсәтү, эксперименталь-технологик базаны модернизацияләү, фәнни-тикшеренү, технологик эшләрне үткәрү турында әйтелә. Килешү 2015 елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Леонид Меламед журналистларга хәбәр иткәнчә, дәүләт корпорациясе килешүләрне бары тик тәгаен, нәтиҗәле проектлары белән мактана алырлык төбәкләр белән генә рәсмиләштерә. "Татарстан һәрвакыт куәтле фәнни-техник потенциалы белән алдырып килде. Без нанотехнология үзәкләренең сафка басуын һәрвакыт хуплаячакбыз. Бүгенге көндә Татарстан мондый үзәкләрнең берсенә әверелергә мөмкин", - дип ассызыклады корпорация җитәкчесе. "Дәүләт корпорациясенең төп максаты - ахыргы продукция җитештерү белән төгәлләнәчәк җитди проектларны эшләячәк галимнәргә һәм бизнес вәкилләренә шартлар тудыру. Безнең бурыч - мондый проектларга шәхси капитал белән бергәләп инвестицияләр кертү. Моннан тыш, РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән ташламаларның бәһасе дә шактый зур. Инноваторлар өчен башка бер генә илдә дә мондый ташламалар юк", - дип белдерде Леонид Меламед. Аның сүзләреннән аңлашылганча, һәр проект өчен аерым бизнес-модель төзеләчәк.

Борис Павлов әйтүенчә, Татарстанда наноиндустрияне үстерү буенча комплекслы проект нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш кебек өстенлекле тармакларны колачлаячак. "Безнең тарафтан әзерләнгән кайбер проектлар җиңел сәнәгать, медицина препаратлары җитештерү һәм башка өлкәләргә дә кагылышлы", - дип хәбәр итте ул.

"Башлангыч эксперт йомгагы өчен, Татарстан дәүләт корпорациясенә 40 проектның әлегә алтысын гына юллады. Уңай нәтиҗә алынса, без аларны заявка рәвешендә рәсмиләштереп, финанслау өчен тәкъдим итәчәкбез", - дип аңлатты Борис Павлов.

Бүгенге көндә "2008-2010 елларда Россия Федерациясендә наноиндустрия инфраструктурасын үстерү турындагы" федераль программа гамәлгә ашырыла һәм "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" оешмасы эшчәнлеге колач җәя. Дәүләт корпорациясенең төп бурычы - коммерциализация күзлегеннән чыгып караганда өметле булган, ягъни җитди социаль нәтиҗәлелеккә ия булган яки нанотехнологияле компанияләр өчен инвестиция рискларын киметә алуга сәләтле проектларга ярдәм итү. 2007-2015 елларда Россиядә нанотехнологияләр үсешенә 8 миллиард долларга якын инвестиция кертү планлаштырыла. Нанотехнологияләр дигәндә, алар ярдәме белән уникаль сыйфатлары белән аерылып торган яңа материаллар җитештерелә. Алар сәнәгатьнең авиация, нефть химиясе, төзелеш тармакларында эшкә җигелә. Әйтергә кирәк, Татарстанда наноиндустрия өлкәсендәге проектларны нәтиҗәле төстә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче фәнни-сәнәгый һәм җитештерү потенциалы тупланган. Нанотехнологияләрне алга сөрү юнәлешендә, КДТУ да нанотехнологияләр һәм наноматериаллар факультеты ачылды. Агымдагы елда мәктәп укучылары һәм уку йортлары студентлары арасында, нанотехнологияләр буенча беренче шәһәр олимпиадалары узды. Нанотехнологияләр үсеше өлкәсендәге эшчәнлек, "Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше" комплекслы проектында чагылыш таба. Әлеге проектның бәясен 22256,9 миллион сум тәшкил итә. 80693,9 миллион сум күләмендәге керем алу ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International