ТР Президенты берничә законны имзалады

2008 елның 6 августы, чәршәмбе

5 август көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында 2006-2010 елларга исәпләнгән энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" Программасын раслау турында", "Татарстан Республикасы дәүләт торак фонды һәм социаль найм килешүләре буенча муниципаль торак фондыннан торак бирүгә гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру турында", "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында"гы ТР законнарына, шулай ук Татарстан Республикасының башка закон актларына үзгәрешләр кертү хакында ТР законнарын имзалады.

Беренче закон икътисадның реаль секторында ягулык-энергетика, матди һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалануда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга комплекслы якын килүне тәэмин итү өлешендә "Татарстан Республикасында 2006-2010 елларга исәпләнгән энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" Программасының максатларын, бурычларын һәм чараларын алга таба камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Икенче закон белән аз керемле дип тану өчен гражданнарның керемнәре күләмен билгеләү, шулай ук гражданнар тарафыннан документлар тәкъдим итү һәм аларны карау тәртибенә кагылышлы төзәтмәләр кертелгән.
Өченче закон җирле үзидарә органнарына инновацион укыту программалары кертүче гомуми белем бирү учреждениеләренә акча бүлү буенча дәүләт вәкаләтләре бирә.

Дүртенче закон тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасы үзгәрүгә бәйле рәвештә аерым республика программаларына үзгәрешләр кертелгән.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International