М. Шәймиев: "Татарстан РФ һәм ислам мөнәсәбәтләренең ныгуына өлеш кертүе белән горурлана"

2008 елның 26 августы, сишәмбе
25 август Татарстан Фәннәр академиясе бинасында, Ислам Фәннәр академиясенең "Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр. Сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы" XVI халыкара конференциясенең тантаналы ачылышы узды. Анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Шәймиев мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле конференция кунаклары! Сезне кунакчыл Татарстан җирендә - башкалабыз Казан шәһәрендә ихлас сәламлим. Мондый мәртәбәле ислам форумы Россия Федерациясендә тәүге тапкыр оештырыла. Ислам дөньясы Фәннәр академиясе Казанда булырга тиеш дип карар кылдык. Конференциянең Казанда узуы очраклы түгел дип ышанам, Татарстан күп кенә ислам илләре белән фәнни-техник, сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышларга ия. Безне күпгасырлык тарихи һәм рухи традицияләр якынайта, бу исә конструктив диалогка этәргеч ясый", - дип башлап җибәрде Минтимер Шәймиев чыгышын.

"922 елда безнең ата-бабаларыбыз Багдад хәлифлегендә Идел буе Болгарында ислам кабул итә. Уңайлы географик урыны аркасында, Идел буе Болгары якын һәм урта көнчыгыш гарәп илләре белән тыгыз хезмәттәшлектә торган. Ислам цивилизациясе татар һәм күп кенә төрки халыкларның матди һәм рухи үсеше нигезенә әверелә. Мәдәни үсешнең күп кенә үрнәкләре шуны раслый. Бүгенге көндә глобализация шартларында Татарстан, Россия һәм ислам дөньясы арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуына үз өлешен кертергә омтыла", - дип ассызыклый республика җитәкчесе.

Президент 2005 елда Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче статусын алганын һәм РФ һәм әлеге оешма арасында элемтәләр ныгуына өлеш кертүе белән Татарстанның бик горурлануын билгеләп узды. "Татарстан "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшендә актив катнаша. ИРСИКА һәм башка ислам оешмалары белән үзара хезмәттәшлек җепләрен урнаштыра", - ди Минтимер Шәймиев. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Ислам Конференциясе оешмасының 57 әгъза илен колачлаган Ислам Фәннәр академиясе конференциясен Казанда уздыру, фән һәм технологияләр үсешенә яңа шартлар тудыру өчен уртак тырышлыкларның берләшүенә йогынты ясый. "Бу уртак максатны күздә тоткан дөнья галимнәренең берләшүе мисалы булып тора", - дип белдерде республика башлыгы.

Илбашы Татарстанның, Россиянең иң алга киткән һәм тотрыклы үсеш алган төбәкләренең берсе булуын сөйләп узды һәм моны мисаллар белән дәлилләде. Ул республикада нефть табу, нефть химиясе, автомобиль, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек сәнәгать тармакларының чәчәк атуын, узган елда Татарстанның 3 миллиард тоннан нефть чыгаруын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан фәнни мәктәпләренең бай традицияләренә дә тукталды. Бутлеров, Зинин кебек химикларның казанышларын, Евклид геометриясеннән аермалы булган геометрияне уйлап чыгарган Лобачевский ачышын, татар фәнни фикерен алга сөргән Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәрнең мәгърифәтчелекне үстерүен һәм башка казанышларны санап үтте. 1907 елда Казанда беренче көнчыгышны өйрәнү учреждениесе - Восточный разряд оешмасы гамәлдә торган, алга таба ул Ауропаның көнчыгышны өйрәнү буенча эре үзәгенә әверелгән. Биредә тюркология һәм арабистика фәннәренә игътибар юнәлтелгән.

"Бүгенге көндә әйдәп баручы югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре эшчәнлеге, республиканың инновацияле үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә, халыкара элемтәләр булдыруга йөз тота. Галимнәрнең тоткан роле бәяләп бетергесез, тупланган тәҗрибәне XXI гасырда тагын да баету зарур. Без Мөхәммәд пәйгамбәрнең, Җирдәге галимнәрнең күктәге йолдызлырга тиң булуы турындагы сүзләрен истә тотарга тиешбез. Шул йолдызлар җылылык биреп, кешелекнең тыныч киләчәгенә өмет биреп, якты итеп балкысын иде. Конференция бердәм фәнни-техник киңлек барлыкка килүгә көчле этәргеч булыр", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

"Бүгенге көндә Россия җәмгыятендә, шул исәптән, Татарстанда рухи яңарыш процессы, ислам дине үсеше күзәтелә. ТР Фәннәр академиясе каршында исламны өйрәнү тикшеренүләре үзәге ачыла. Россия ислам университетының да әһәмияте зур", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

"Фән һәм прогресс үсешенә юнәлеш тоткан Ислам дөньясы галимнәренең зиһене, таланты, берлеге, уңай нәтиҗәләргә китерер дип ышанам", - дип, Президент конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International