6 август көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан "Муниципаль милектәге мөлкәтне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында", "2007 елда Татарстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында" һәм "Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм Татарстан Республикасы Законының 2нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР законнарын имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Беренче закон муниципаль милектәге мөлкәтне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара бәйләнеш тәртибен билгели.
Икенче закон тарафыннан 2007 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисап раслана.
Өченче закон Татарстан Республикасында бюджет процессын оптимальләштерүче, шул исәптән гражданнарның гомумбелем учреждениеләрендә бөтен кеше дә алырлык һәм бушлай башлангыч, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукын дәүләт тарафыннан гарантияләүгә ТР бюджетыннан җирле бюджетларга субвецияләр хисабы методикасына, Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлеген төзү буенча вәкаләтләрне финанс ягыннан тәэмин итү өчен субвенцияләр хисабы методикасына төзәтмәләр кертә.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылып чыгачак.