8 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, ТР Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Көн тәртибенә "2009-2011 елларда ТР да экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча республика максатчан программасы" проектын карау мәсьәләсе куелды.
Утырышта ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, ТР Террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары - РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Евгений Вдовин, республика Хөкүмәте әгъзалары, хокук саклау органнары, көч ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
"Кызганычка каршы, дөньяда террорчылык күренешләре юк дип әйтеп булмый. Террорчылыкны профилактикалау мәсьәләсен күтәрүебез бик вакытлы. Универсиаданы кабул итәргә җыенуыбыз белән бәйле рәвештә, безнең өчен бу мәсьәлә бигрәк тә мөһим. Без барлык өлкәләрдә дә күләмле агарту эшләре алып барырга бурычлы. Бу мәсьәләне гадиләштерергә ярамый", - дип башлады кереш сүзен Минтимер Шәймиев. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2011 елда, бәлкем иртәрәк тә, безгә Универсиадага әзерлек белән бәйле рәвештә, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча тагын да җитдирәк программалар әзерләргә туры киләчәк. "Без бу мәсьәләне федераль террорчылыкка каршы комиссия алдында да куячакбыз", - ди Президент.
Утырышта "2009-2011 елларда ТР да экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча республика максатчан программасы" проекты турындагы доклад белән ТР Террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары - Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Евгений Вдовин чыгыш ясады.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.