7 августта Казан елга портына Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев утырган "Россия" теплоходы килеп туктады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Елга портында Россия башлыгы һәм аның хатынын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота каршы алды.
Республикага сәфәре барышында Дмитрий Медведев Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән икеяклы очрашу үткәрде. Аның игътибарына 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасының презентациясе тәкъдим ителде. Дәүләт башлыгы Татарстанга сәфәре барышында шулай ук Раифа ирләр Богородица монастыренда дә булачак.