Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев Пекиндагы Олимпиадада призлы урыннар яулаган Татарстан спортчыларын котлады
2008 елның 18 августы, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Пекинда узучы Олимпиадада каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә алтын һәм бронза медальләр яулаган Татарстан җиңел атлетлары - Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Екатерина Волкованы тәбрикләде.
Чаллы спортчысы Гөлнара Галкина-Сәмитова Пекинда узучы Олимпиадада каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә дөнья рекорды куйды һәм алтын медаль яулады. Ул 2004 елда үзе үк куйган рекордын 3 секундка диярлек узып китте. Аның нәтиҗәсе - 8.58,81.
Татарстанның тагын бер вәкиле - 2007 елда дөнья чемпионы булган Түбән Кама җиңел атлеты Екатерина Волкова бронза медальгә лаек булды.
ТР Президенты Гөлнара Галкина-Сәмитовага котлау телеграммасы җибәрде, анда мондый юллар бар: "Татарстан халкы исеменнән Сезне Пекинда узучы Олимпиадада җиңүегез белән чын күңелдән тәбриклим. Үз көндәшләрегезгә бернинди дә өмет калдырмыйча яңа дөнья рекорды куюыгыз Сезнең зур осталыкка ия булуыгызны тагын бер мәртәбә раслый. Бу - Татарстан һәм бөтен Россия өчен көтеп алынган җиңү.
Бүген дөнья җиңел атлетика Олимпында Сезгә тиңнәр юк. Сезгә сокланабыз һәм Россиянең Олимпия җыелма командасының алтын копилкасына сизелерлек өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу уңышны Сезнең тренерларыгыз - беренче тренер Миңнулла Чинкин, Сезне Олимпиадага әзерләгән Татьяна Сенченко һәм Геннадий Суворов та бүлешә. Без аларга шулай ук бик рәхмәтле. Сезгә чын күңелдән алга таба да спортта һәм тормышта зур уңышларга, куйган максатларыгызга ирешүегезне, яңа җиңүләр теләп калабыз".
Минтимер Шәймиев шулай ук Екатерина Волкованы да уңышы белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Котлау телеграммасында болай диелә: "Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Пекинда узучы Олимпиадада бронза медаль яулавыгыз белән тәбрик итәм. Бу - Сезнең хезмәт сөючәнлегегез һәм җиңүгә омтылышыгыз өчен лаеклы бүләк, чын спортчының куелган максатка ирешү өчен үзен дә, теләсә нинди каршылыкларны да җиңеп чыга алуына дәлил.
Сезгә искиткеч чыгышыгыз, безгә шатлык бүләк иткәнегез, яшь спортчылар өчен батырлык һәм максатка омтылучанлык үрнәге күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең белән горурланабыз, Сезгә һәм тренерыгыз Василий Мастровка яңадан-яңа уңышлар һәм матур җиңүләр теләп калабыз".
2008 елның 18 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз