8 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.
“Очрашуда Татарстанның монополиягә каршы законнар күзлегеннән социаль-икътисади мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Россиянең башка төбәкләренә караганда, сезнең республикада көндәшлеккә һәм дәүләт сатып алу системасына зур игътибар бирелүен югары бәялибез”, - дип белдерде Игорь Артемьев ТР Президенты белән очрашудан соң.
Аның сүзләренчә, Татарстан дәүләт сатып алулары өлкәсендә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Монополиягә каршы федераль хезмәт төбәк хакимиятләре тарафыннан оештырыла торган дәүләт сатып алуларын, шулай ук монополиягә каршы законнарны үтәүне контрольдә тота. Моңа бәйле рәвештә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакытта та да яхшы булмый.
“Ә Татарстанда без бер-беребезне тулысынча аңлыйбыз һәм мин ТР Хөкүмәтенә, республика Президентына зур хөрмәтемне белдерәм. Алар көндәшлек өчен төп көрәшчеләр”, - дип ассызыклады Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, Монополиягә каршы федераль хезмәт ТР Министрлар Кабинеты белән бергә монополиячеләргә карата, бигрәк тә социаль юнәлештәге базарларда күп чаралар үткәрәчәк. Киләчәктә уртак хезмәттәшлек тагын да ныгыячак.