Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев һәм Андрей Фурсенко республика педагогларының август киңәшмәсендә катнаша
2008 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
21 август Татарстанның Лаеш муниципаль районында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Президент аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль структуралары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Иң элек мәртәбәле кунаклар "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 1 миллион сум акчалата бүләк алган Столбище урта мәктәбендә булды. Кадетларның сәламләвен кабул иткәч кунаклар уку кабинетларына узды, "Отечество" клубы әгъзалары белән очрашты. Столбище мәктәбендә узган ел капиталь ремонт үткәрелгән. Биредә укучылар саны 391 бала тәшкил итә, барлыгы 65 укытучы белем бирә. Мәктәптә җиһазланган компьютер классы, интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге, электрон почта бар.
Алга таба Сокуры бистәсендә рәсми затлар игътибарына азык-төлек әзерләү фабрикасында "Укучыларның мәктәптә туклануы" программасы тәкъдир ителде. Мактаулы кунаклар цехларга үтеп әзер продукцияне татып карады. Сокуры бистәсендәге әлеге муниципаль программа 2008-2011 елларга исәпләнгән.
Пленар утырыш алдыннан мәртәбәле кунаклар махсус әзерләнгән күргәзмә эше белән дә танышты. Биредә аларга "Мәктәп автобуслары" программасының гамәлгә ашырылуы хакында сөйләделәр. Бүгенге көндә республикада барлыгы 265 автобус мәктәп укучыларына хезмәт күрсәтә.
Республика август киңәшмәсе пленар утырышын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
2008 елның 21вгусты
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз