2008 елның 23 августында синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы Пекиндагы 2008 елгы Олимпиадада алтын медальләр яулады. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасына котлау телеграммасы җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Телеграммада, аерым алганда: "Сезнең барыгызны да чын күңелдән Пекиндагы Олимпиадада гаҗәеп җиңүегез белән котлыйм! Дистә еллардан артык илебез бу катлаулы һәм матур спорт төрендә беренчелекне бирми, һәм бүген сез чираттагы мәртәбә синхрон йөзүдә Россиягә тиңнәр булмавын расладыгыз.
Югары дәрәҗәдә осталык, хәрәкәтләрне башкарудагы көйлелек һәм төгәллек гадәти булмаган гүзәллек һәм нәзакәтлек белән үрелеп безнең команда чыгышын судагы әкияти тамашага әверелдерде.
Татарстанның талантлы вәкиле Эльвира Хәсәнованың да бу гаҗәеп җиңүгә өлеш кертүе безгә аеруча сөенечле. Бу триумф өчен барлык кызларга, тренерларга рәхмәт белдерәбез һәм синхрон йөзү алиһәләренә яңа матур җиңүләр, спорт һәм тормышларында зур казанышлар телибез", - диелә.