Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев: "Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең махсус психологик әзерлек үтүе мөһим"
2008 елның 13 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган эш сәфәре, күптән түгел файдалануга кертелгән ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән танышуы нокта куйды. Биредә Президент белән булган мәртәбәле кунакларны - РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозовны, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховны, Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиковны һәм башкаларны әлеге учреждениенең баш табибы Фнүс Фәртдинов каршы алды.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә 30 урыннарга чыгу бригадасы һәм мәетләрне күчерү буенча 1 бригада эшли. (Ашыгыч медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итүчеләр 2007 елда 1000 кешегә 291 кешене тәшкил иткән). 1 бригадага уртача тәүлекле йөкләмә 15 чакыруныдан гыйбарәт.
Ашыгыч медицина ярдәме автомобилҗләре "Северсталь авто" ешмасында "Fiat Albea" машиналары базасында җыелган. Биредә станция хезмәткәрләре билгеләп узганча, элек иске машиналар салкын көнне кабызып булмау, кышын аларның эчен дә бик салкын булуы белән уңайсыз булуын билгеләп уздылар. Медицина җиһазы белән бергә әлеге автомобильләр 1,5 миллион сумга төшә.
Биредә ашыгыч медицина ярдәме өчен "Fiat Albea" автомобильләренең "Газель" машинасына караганда уңайлырак булуы шәрехләп үтелде.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ассызыклап узганча, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре базасы нык таушалган. Республика буенча аларның сафын елына 150ләп машина тулыландырып торырга тиеш.
М.Шәймиев ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлегендә кизү торучы табиблар бүлмәсендә дә булды. Президент ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә кадрлар кытлыгы проблемасына тәфсилләп тукталды. Аны сәламәтлек саклау өлкәсенең бу тармагына яшьләрнең аз килүе борчый. Хастаханәдә эшләүчеләр ышандырганча, җылы автомобильләр, яхшы җиһазлар, югары хезмәт хакы түләнсә, ашыгыч медицина ярдәме челтәренә килүчеләр артырга тиеш. Аларның сүзләренә караганда, автомобильләр ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең икенче йорты булып санала. Бу өлкәдә табибларга мохтаҗлык әлеге хезмәтнең куркыныч һәм авыр булуы белән аңлатыла. Тәүлек дәвамында аяк өстендә ярдәм күрсәтү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Президентка билгеләп үтелгәннчә, фатирларга килгәч, табибларга һөҗүм итү очраклары да булгалаган.
М.Шәймиев ашыгыч медицина хезмәтенең үзенә бер аерым дөнья булуы белән килеште. "Белгечләрнең психологик әзерлек үтүе мөһим. Чыннан да ашыгыч медицина ярдәме аерым бер күңел халәтен сорый", - дип ул кадрларга ихтыяҗ проблемасын хәл итүгә җитди караш булырга тиешлегенә басым ясады. Республика җитәкчесе фикеренчә, бу хезмәткә студентларны да җәлеп итеп карарга кирәк.
2008 елның 12 августы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз