Татарстан Президенты Алексеевскида бистәнең 300 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантаналарында катнаша

2008 елның 27 августы, чәршәмбе

27 августта Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев Алексеевскида бистәнең 300 еллыгы уңаеннан юбилейга багышланган чараларда булды.

Минтимер Шәймиев күптән түгел ремонтланган В.И.Абрамов исемендәге Туган як музеее белән танышты. Бинада 5 күргәзмә залы һәм иҗат остаханәсе урнашкан, анда бистәнең 300 еллык тарихы әйберләре җыелган. Республика Илбашы өчен музейда экскурсия үткәрелде, анда XVIII-XXI гасырларның тематик экспозицияләре тәкъдим ителгән.

Татарстан Президенты Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Алексеевск районы ветераннары белән очрашты, ул алар белән шәхсән кул биреп күреште. Кунаклар Мәңгелек ут янына чәчәкләр куеп, Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак булган алексеевскилыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Алексеевскида бистәнең юбилее уңаеннан яңа Никахлашу сарае һәм сәнгать мәктәбе төзелгән һәм бүген Минтимер Шәймиев бу бинаны ачу тантанасында катнашты. Зур өч катлы корылмада киң никах залы, ЗАГС бүлегенең административ биналары һәм сәнгать мәктәбенең күпсанлы классларына да урын табылган. Бүген биредә беренче тапкыр 10 яшь парның никахларын теркәделәр.

Минтимер Шәймиев яшьләрне һәм сәнгать мәктәбе укучыларын бәйрәм белән котлады һәм гаилә тормышында, укуда уңышлар теләде. "Мин бу сарайга "Яшәргә өйрәнү" девизы туры килер дип уйлыйм", - диде Татарстан Илбашы. ТР Президенты исеменнән яшь парларга телевизор бүләк ителде.

Сәнгать мәктәбендә Президентка балаларның халык кораллары ансамбле тәкъдим ителде. Минтимер Шәймиев нәкъ менә әлеге ансамбльнең Татарстан конкурслары һәм фестивальләрендә ел саен алдынгы урыннарны яулавын билгеләп үтте. "Бу уңышларга ирешүдә укытучының өлеше зур", - дип белдерде М.Шәймиев.Минтимер Шәймиев сәнгать мәктәбенә рояль бүләк итте.

Бистәнең юбилеена тагын бер яңа объект - 4 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәгариф учреждениесенең төзелеш подрядчысы - "Керамика маркет". Бистәдә "Керамика маркет" һәм "АлексеевскДорстрой" тарафыннан төзелә торган яңа коттежд микрорайонында бүгенге көнгә кадәр мәктәп һәм балалар бакчасы булмаган, шуңа күрә балалар торак пунктның икенче башына барып йөргән. Хәзер 1 сентябрьдә балаларның күбесе яңа мәктәпкә барачак. Ә балалар бакчасына сабыйлар йөри инде, бүген Минтимер Шәймиев алар белән аралашты һәм истәлеккә фотога төште.

Татарстан Илбашы мәктәп каршында биредә укыячак укучылар белән очрашты. Президентның игътибарын Габдулла Тукай шигырен сәнгатьле итеп укыган икенче сыйныф укучысы Сергей Баранов җәлеп итте. "Сез, карагыз әле - Баранов Тукайны укый, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев мәктәп кунакларына. - Менә бу Татарстан - бу безнең күп милләтлелек!". Президент мәктәпкә яңа автобус ачкычын тапшырды.

Татарстан Илбашы бистәне карап бетергәч, юбилей көненә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтелүче мәйданга юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International