26 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Чирмешән муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәрдә республика Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров озатып йөрде.
Минтимер Шәймиев Чирмешәндә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы белән танышты. 2008 елда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды программасы буенча 12 йортны ремонтлау планлаштырылган, бу максатка барлыгы 19 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Августта бөтен эшләрне төгәлләү планлаштырылган.
Чирмешәндә социаль ипотека буенча 16 бер катлы йорт төзелә, 10сында эчке бизәкләү эшләрен башкарасы бар, 4се файдалануга тапшырырга әзер диярлек. ТР Президенты аларның берсен карады, аның сүзләренчә, "бу 83 кв.метр мәйданлы яхшы проект буенча төзелгән матур йорт".
Республика Илбашы яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага кагылышлы мөһим мәсьәләгә игътибар бирде. "Никахларын законлы рәвештә теркәмәгән яки өйләнмәгән яшьләр программадан читтә кала. Ә үз йортың ул - гаилә нигезе", - диде ул. ТР Президенты әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт торак фондының Попечительлек советында фикер алышырга кушты.
Минтимер Шәймиев районның бер хуҗалыгында шикәр чөгендере кырларын, чөгендер җыючы яңа чит ил комбайнын карады. Әлеге районда бу культура 3200 гектарга утыртылган. Республика башлыгы Чирмешән районы терлек азыгы әзерләү буенча беренче урында тора, ә бөртекле уңыш буенча беренче унлыккка керә, дип билгеләп үтте. Бер гектардан җыеп алынган уңыш 45 центнер тәшкил итә.
Татарстан Президенты Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда тагын бер актуаль булган сәламәтлек саклау мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырмады. "Татарстанда медицина дөньякүләм дәрәҗәсендә булырга тиеш. Аның үсеше өчен зур акчалар бүлеп бирелә", - дип билгеләп үтте ул. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, үз вакытында күрсәтелгән һәм заманча медицина ярдәме белән дистәләгән кешенең гомерен саклап калырга мөмкин. Тиздән бөтен республикада югары технологияле медицина үзәкләре булачак. Казан һәм Әлмәттә андый үзәкләр бар, ә Чаллыда якын елларда төзеләчәк (проект бюджеты 1,5 миллиард сум). "Сәламәтлек турында кайгыртыр вакыт җитте", - дип ассызыклады Президент.
Бүген Чирмешәндә күптән көтелгән Боз сарае ачу тантанасы булды. Спорт корылмасына Чирмешәннең 275 еллыгында нигез салынган иде, шуңа күрә ул "Юбилейный" дип атала. Сарайның боз мәйданы - 1800 кв.м, сыйдырышлыгы - 1000 урын, 4 хоккей командасы, фигуралы шуу буенча 1 төркеме һәм шейпинг төркеме бар. Дәресләр булмаган вакытта боз аренасында чирмешәнлеләр күпләп тимераякта шуа ала.
Район башлыгы Минсәгыйть Шакиров яңа спорт корылмасын ачу танатансында ясаган чыгышында бүген Чирмешәндә мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте. "Бер ел элек, 4 августта ТР Президенты катнашында боз сарае нигезенә беренче таш салынган иде, ә бүген без бу искиткеч бинаны ачабыз", - диде ул. М.Шакиров белдерүенчә, Чирмешәндә нефть табышы бер елда 1,5 миллион тоннага җитә. Агымдагы елда нефть табышы 5 процентка арткан. Районда күп кенә социаль объектлар нефтьчеләр ярдәме белән ачыла. 2008 елда районның торак пунктларында 10 километр яңа асфальт юл төзелгән.
Шәфәгать Тәһәүтдинов сүзләренчә, Чирмешәннең боз сараена 225 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Соңгы елларада "Татнефть" компаниясе тарафыннан республикада 10нан артык шундый сарай төзелгән. Аларда меңләгән яшьләр спорт белән шөгыльләнә һәм сәламәтлекләрен ныгыта ала.
"Татнефть" яшь хоккейчыларга 2 комплект спорт формасы, тагын бер комплект һәм 50 пар тимераяакны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы бүләк итте.
"Хөрмәтле, чирмешәнлеләр, мин сезне зур вакыйга белән котлыйм, боз сарае сезнеке", - дип сәламләде Минтимер Шәймиев әлеге тантанада катнашучы район халкын. Ул соңгы елларда Чирмешән районында күп социаль объектлар төзелүен билгеләп үтте. "Мондый актив эш бөтен Татарстан буенча бара һәм безне мондый уңышлар куандыра", - дип тәмамлады чыгышын ТР Президенты.