Бүген, Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү тантаналары кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен ияләренә тапшыру булды. Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
Билгеле булганча, ТР Президенты Указы нигезендә, быелгы дәүләт бүләкләренә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының иҗат төркеме (композитор Резедә Ахиярова, төп партияне башкаручы Агади Әхмәт Эльтифат-Оглы, дирижер Виктор Соболев, режиссер Михаил Панджавидзе) - "Шагыйрь мәхәббәте" операсын куйганы өчен, җырчы Салават Фәтхетдинов - соңгы еллардагы концерт программалары һәм "Мин яратам сине, Татарстан" җыры өчен (әлеге җырның авторлары Роберт Андреев һәм Роберт Рәкыйпов (үлгәннән соң), шагыйрь Рәдиф Гаташ (Рәдиф Гатауллин) - "Газәлләр" һәм "Мәңгелек сусау" китаплары өчен, Виктор Аршинов - Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләре буенча "Читая Тукая" һәм "Последняя песня" график серияләре өчен бирелде.
Тантанга килүчеләрне сәламләп, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан да котлау сүзләрен ирештерде. "Ничек кенә зарлансак та, бәйрәмнәр елдан-ел матур уза. Үзебез дә үзгәрәбез, шәһәрләребез, авылларыбыз һәм, гомумән, тирә-як, тормышыбыз яхшыра бара. Без моны сезнең белән бергәләп, тынычлык шартларында эшлибез. Барыгызга да рәхмәт, - дип белдерде Илбашы. Ул шулай ук әле генә Меңъеллык мәйданында хәйриячеләргә һәйкәл ачу турында да әйтеп узды һәм киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәм итешеп, бердәм булып яшәргә язсын дигән теләктә калды.
Минтимер Шәймиев республиканың елдан-ел уңышларга ирешә баруын да телгә алып, 2013 елда Казанның Универсиада уздыру хокукына ия булуын билгеләп үтте: "Бу - зур уңыш, зур җиңү. 2013 елда без әле бөтен дөньяны шаккатырырлык итеп әзерләнербез. Чөнки без моны булдырабыз!"