М.Шәймиев Казанның Киров районы Петров Паркындагы спорт сарае ачылышында катнашты

2008 елның 30 августы, шимбә

Бүген Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Башкалада исә Шәһәр көне дә билгеләп үтелә.

Казанда узучы төп бәйрәм чараларыннан берсе - Казанның Киров районындагы Петров Паркында элеккеге "Стрела" стадионы урынында Спорт сарае ачылышы булды. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Киров районы башлыгы Айрат Нуретдинов, "Ак Барс" хоккей клубы вице-президенты Равил Шәвәлиев һәм башкалар катнашты.

Спорт комплексы төзелеше һәм Петров исемендәге паркны төзекләндерү паритет нигезләрендә "Баско" ЯАҖ шәхси инвесторы белән гамәлгә ашырылган. Бу - шәхси-дәүләт партнерлыгына бер мисал. Паркның гомуми мәйданын 10 мең квадрат метр тәшкил итә. Әлеге комплекска 350 утыру урыны һәм 1 катоктан гыйбарәт булган боз аренасы, ясалма синтетик түшәүле футбол стадионы, 2 ябык теннис корты, 3 йөгерү юлы, спорт һәм балалар кафесы, җәйге бию мәйданчыгы һәм бильярд клубы керә. Проектның смета бәясе 250 миллион сумга төшкән.

Петров исемендәге паркны күреп, бүген Казан халкы таң калды. Биредә юллар алмаштырылып, аттракционнар һәм балалар өчен уен мәйданчыклары пәйда булган, урман паркы яңартылган, Баш капка төзекләндерелгән.

Иң элек, мәртәбәле кунаклар парк буйлап үтеп, халык бәхете өчен гомерләрен корбан иткән батырларга куелган "Зареченцам Кировчанам" яңартылган стела янына тукталды. Биредә Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин чәчәк бәйләмнәрен салды.

Боз аренасында рәсми затларны Киров районы балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, яшүсмерләр клубларында хоккей һәм футбол командаларының нәни спортчылары, "Хрустальный конёк" мәктәбендә укучы фигуристлар каршы алды.

Бүгенге куанычлы вакыйга шаһитларын Илсур Метшин котлады. "Республика һәм шәһәр көне белән барыгызны да кайнар котлыйм. Бу спорт сараен бәйрәм бүләге итеп кабул итегез", - дип белдерде Казан мэры.

Бәйрәм кунакларына Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Казан халкы, башкала кунаклары, балалар! Киров районында искиткеч боз сарае үз ишекләрен ачты. Биредә бергәләп спорт белән шөгыльләнеп, алга атлыйк. Сез барысын да булдырасыз. Петров паркы да танымаслык итеп үзгәргән. Шатланып туймаслык!" - дип белдерде Президент.

Тантанада катнашучыларны атказанган спорт мастеры, Казанның "Ак Барс"хоккей командасы капитаны Алексей Морозов та котлады.

Тәбрикләүләрне боз аренасында аттырылган фейерверк утлары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International