М.Шәймиев:"Күңелең кушмаса, игелекле гамәлне кылып булмый"

2008 елның 30 августы, шимбә

Бүген Казанда 1000 еллык мәйданында - төзекләндерелгән скверда Хәйриячегә һәйкәл ачылды. Ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән, аларның гаилә акчасына куелды. Хәйрияче һәйкәле скульптор Асия Миңнуллина җитәкчелегендәге скульпторлар төркеме тарафыннан эшләнгән. Бронзадан коелган һәйкәл игелек кылучы, җиккән атка арба тагып, арбасына балалар утыртып йөрткән бабайны гәүдәләндерә. Хәйрияче образында Татарстан һәм Россиядә данлыклы меценат Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов чагылыш тапкан.

Бүгенге һәйкәл ачу тантанасы чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әйләнде. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, хәйрияче Әсгать Галимҗанов, скульптор Асия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.

Минтимер Шәймиев һәйкәл ачу тантанасына җыелган халыкны сәламләп һәм бәйрәм белән котлап: "Хөрмәтле ватандашлар! Үсешебездә шушындый дәрәҗәгә җитүебез ничек яхшы. Бездә игелеккә ихтыяҗ бар һәм ул эшләнә дә. Бу - җәмгыятьнең башка бер төрле халәте. Әгәр күңелең кушмаса, мондый гамәлне кылып булмый ", - дип белдерде Президент.

Илбашы сүзләренчә, кешеләр еллар узган саен үзгәрәләр һәм башка кыйммәтләргә игътибар итәләр. "Бу кыйммәтләр безнең йөрәкләргә үтеп керә һәм игелек эшлисе генә килеп тора. Без Хәйрия елын уздырдык, Гаилә елын ... Алга таба да без игелекле эшләр эшләүне дәвам итәрбез", - дип ышандырды М.Шәймиев.

ТР Президенты Әсгать Галимҗанов кебек кешенең республикада яшәвенә куанычын белдереп: "Ул бит ниндидер һәйкәл куелыр дип тә уйламаган. Кешеләр игелек кылганда бу хакта уйламыйлар. Аларны яхшылык эшләү теләге яңа эшләргә рухландыра. Әлбәттә, Әсгать Галимҗанов бу һәйкәлнең прототибы гына. Әсгать исән чагында бу һәйкәлне куябыз икән, димәк, без шулай телибез һәм аны эшлибез дә. Әлеге һәйкәл күпмилләтле халкыбыз өчен изге урын булган Казан Кремле янында шундый матур скверда урнаштырылды", - диде Илбашы.

Минтимер Шәймиев һәйкәлнең скульпторы Асия Миңнуллинага рәхмәт белдереп, үзенә бу сынчының эшләре бик ошавын әйтеп үтте. "Бу һәйкәлне бронзадан эшләнгән дә димәссең. Менә талант нәрсә ул?!" - диде ул. Президент шулай ук һәйкәл коелган завод директоры Сергей Муруденкога рәхмәтен белдерде.

Илбашы үз чыгышында Әсгать Галимҗанов турында сөйләп тә булмавын, аны ничек бар шулай кабул итәргә кирәклеген белдерде. "Безгә Аллаһы Тәгалә шундый кешене биргән. Гомер буе ат җигеп, колхоз базарындагы бөтен калдыкларны җыеп, мал симертеп, аннан кергән акча белән ятим балаларга, балалар бакчаларына ярдәм итте. Кая гына карма - Чернобольме, Спитак булсынмы ул (җир тетрәүләрдән күпме кеше корбан булды) - санап бетергесез изге эшләр эшләде ул. Аның юмартлыгына чикләр юк", - диде Президент, хәйрияченең Көньяк Осетиядәге вакыйгалардан да читтә калмавын билгеләп үтеп.

Әсгать Галимҗанов мал симерткән акчасына 69 автомашина алып, балалар йортларына бүләк иткән. "Әсгать Галимҗанов - изгеләрнең изгесе. Изгелек җирдә ятмый. Бу һәйкәл кеше күңеле эшли алырлык бөтен изгелекне чагылдыра. Игелекле эшләрдә үрнәк алырлык кеше бар. Озын-озак гомерләр үзеңә. Үзең яшәгәндә куйган һәйкәл ул озак яшәтә, - дип теләкләр теләде Президент.
Әсгать Галимҗанов, үз чиратында, Татарстан Президентына һәм Хөкүмәткә рәхмәтен белдерде. Хәйрияче мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап калган, шәфкать символына әверелгән Тереза ананы - иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алган изге ананы һәр яктан үзенә үрнәк итеп куя. Ул 1990 елда БМОның Балалар фонды башкарма директоры Джеймс Грант һәм Тереза анакай белән беррәттән, Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты була. Бу медаль балаларны яклау юлындагы фидакарьлек һәм гуманизм өчен бирелә. Әсгать Галимҗанов шулай ук "Хезмәт Кызыл Байрагы" һәм "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре" орденнары, "Ышаныч һәм тугрылык өчен" халыкара премиясе, Андрей Первозванный ордены һәм башка дәүләт бүләкләре иясе. Хәйриче Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы әгъзасы да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International