1 сентябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның Яңа Савин районында 177нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты.
Заманча җиһазлар куелган 177нче мәктәпне ачу тантанасында республика башлыгы татарстанлыларны 1 сентябрь – Белем көне белән тәбрик итте.
“Республикабызның күпмилләтле халкын яңа уку елы башлану белән котлыйм. Балаларын мәктәпкә лаеклы төстә әзерләгән ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә”, - дип ассызыклады үзенең котлау сүзендә ТР Президенты.
Аның сүзләренә караганда, үз һөнәрен яратучы укытучылар балалар лаеклы белем алсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Ул педагогларга түземлек һәм сабырлык теләде.
“Яңа мәктәп без уку йортларының нинди булырга һәм белем бирү-тәрбия эшенең ничек оештырылырга тиешлеген күрә алсын өчен мәктәп-ориентир вазифасын үтәргә тиеш”, - диде республика башлыгы мәктәп белән танышып чыкканнан соң.
Белешмә өчен. 177нче мәктәп 864 укучыга исәпләнгән, анда физика, математика, химия, биология, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәтү күздә тотыла. Мәктәптә оранжерея, уку-тәҗрибә участогы бар, белем учагы ике лингафон кабинеты, компьютерлаштырылган эш урыннары булган китапханә-медиатека, бассейн, зур һәм кече спорт заллары, хореография залы, тренажер залы, тир, спорт мәйданчыгы, ике баскетбол, ике волейбол мәйданчыгы, хоккей тартмачыгы белән җиһазландырылган.