ТР Президенты “Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының структурасы һәм хезмәткәрләренең санына үзгәрешләр кертү турында”гы Указга кул куйды. 2008 елның 29 августында имзаланган әлеге Указ ТР Президенты Аппаратында эшләүчеләрнең санын киметүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 29 августында кабул ителгән 625нче карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының яңа штат расписаниесе расланды, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләүчеләрнең саны киметелгән.