11 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев белән очрашты. Сүз Татарстанда "Агросәнәгать комплексын үстерү" өстенлекле илкүләм проекты үтәлүе турында барган.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары һәм вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Очрашу тәмамлангач, Минтимер Шәймиев федераль министрга ТР Дәүләт бүләген - "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Татарстан Президентының Указында күрсәтелгәнчә, Алексей Гордеев бүләккә "республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлеше" өчен лаек булган.
Журналистларга үз карарын шәрехләп, Татарстан Президенты Алексей Гордеевка илдә реформалар барган чорда икътисадның иң катлаулы өлкәсен алып бару буенча катлаулы бурыч йөкләнде. "Авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен яклау җиңел бирелми, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Анда бит икътисад кына түгел, социаль мәсьәләләре дә, рухи мәсьәләләр дә бар". Ул РФ авыл хуҗалыгы министры тарышлыгы белән илдә "Агросәнәгать комплексын үстерү" өстенлекле илкүләм проекты барлыкка килде, соңрак "Авыл хуҗалыгы турында"гы закон кабул ителде. Әлеге закон кысаларында якындагы елларга тармакны үстерүнең федераль программасы эшләнә.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, Алексей Гордеевның Татарстан буенча эш сәфәре барышында илкүләм проектны гамәлгә ашыруның тәүге нәтиҗәләре каралачак. "Гомумән алганда, Татарстан терлекчелек продукциясенең төп төрләрен һәм азык-төлек җитештерү үсешен тәэмин итү буенча бераз алда бара", - дип билгеләп үтте Президент һәм республика Җитәкчелеге белән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының бу өлкәдә үзара килешенгән эш алып баруын белдерде. "Әлеге үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләү барыбыз өчен дә иң гуманлы һәм кирәкле булган тармак өчен башкарыла", - дип ассызыклады ул. Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстан аграрийларының илдә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем кыйммәте буенча беренче булырга ашкына (2006 елда Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Кубаньнан соң икенче булды).
Җавап докладында Алексей Гордеев билгеләп үткәнчә, Татарстанда XXI гасырдагы авыл хуҗалыгы билгеләре яхшы күренә. "Бу - югары нәтиҗә бирә торган эре тауар производстволары да, шул ук вакытта фермер хуҗалыкларына, ягъни кече бизнеска ярдәм дә. Ә соңгысыннан башка авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин итеп булмый", - дип аңлатты ул.
"Бүген Татарстан Республикасын бәяләгәндә, аның илдә иң зур аграр төбәк булуын әйтергә мөмкин, - дип дәвам итте федераль министр. - Биредә терлекчелек сакланган - ә бу иң мөһим элементларның берсе, чөнки күп кенә төбәкләрдә без терлекчелекне бөлдереп, табышларын кискен киметтек, шул ук вакытта ихтыяҗ булмаган чәчүлекләр үз әйләнешен туктатты". Ул Татарстанда авыл җирлегендә барган актив социаль сәясәтне (аеруча кадрлар сәясәте һәм торак төзелеше өлешендә) билгеләп үтте. "Узган ел Россия буенча, тулаем алганда, без авылларда 14 мең 200 яшь белгечне торак белән тәэмин иттек. Татарстанга гына 3 меңгә якын кеше туры килә", - дип белдерде Алексей Гордеев. 2007 ел башыннан Татарстанда илкүләм проект кысаларында авылларда 127 яшь белгеч һәм аларның гаиләләре өчен 17 мең квадрат метр торак кертелгән. Министр терлекчелек өлкәсендәге "төптән уйланылган сәясәт"не дә билгеләп үтте. Аның ярдәмендә ит җитештерүдә 11 процент һәм сөт җитештерүдә 5 процент үсешкә ирешелгән. "Татарстанның эре төбәк булуын исәпкә алсаң, бу гомумроссия күрсәткечләренә турыдан-туры йогынты ясый", - дип өстәде ул.