М.Шәймиев: "Безгә хәзер һәр дүрт ел саен медальләр казнасын баету өстендә эшләргә кирәк"

2008 елның 29 августы, җомга

29 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Пекинда узган XXIX Олимпия Уеннарының Россия олимпия җыелма командасы әгъзалары - Татарстан вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, республика спортчыларының тренерлары һәм башкалар катнашты.

Иң элек Минтимер Шәймиев Татарстан спортчыларының Олимпиадада уңышлы чыгышы уңаеннан шатлыгы белән уртаклашты һәм Россия спорты үсешенә саллы өлеш керткән республика спортчыларына тирән рәхмәтен җиткерде. "Бөтен дөнья тирән канәгатьлек хисе белән Олимпия уеннарын тамаша кылды. Алар халык күңеленә бик хуш килде дип уйлыйм. Без спортның халыкларны берләштерүдә олы көч булуына тагын бер кат инандык. Спорт - якты киләчәк чыганагы", - дип башлап җибәрде республика башлыгы чыгышын. "Россия спортчыларының Олимпия уеннарында чыгышына карата төрле бәяләмәләр бар. Әмма, минем уйлавымча, тулаем Россия җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. АКШ, Кытай кебек державалар белән янәшә лидерлар өчлегенә эләгү - үзе зур дәрәҗә. Чыннан да, спортчылар бөтен булган көчләрен куеп, дөньяда иң көчле, алдынгы исемен яулау өчен көрәште. Ләкин мондый дәрәҗәле ярышларда катнашу гына да үзе ни тора! Татарстан спортчылары казнасында медальләрнең күп булуы шатлыклы күренеш. Аларда җиңүгә омтылыш хөкем сөрә", - дигән фикерләрен җиткерде Президент. "Татарстан данын лаеклы яклавыгызга без бик шатбыз", - дип, Минтимер Шәймиев аларны шәхсән үзе, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән олы уңышлары белән тәбрикләде.

"Тренерларыгызга булган ихтирам, аларга таянуыгыз да күзгә күренеп тора", - ди Президент. Аның фикеренчә, бу гаҗәп түгел, берничә ел дәвамында бергә эшләгән елларның кадере әйтеп бетергесез. Республика җитәкчесе республика шәһәрләре администрация башлыкларына, тренерларга, спорт оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтен ирештерде.

"Безгә хәзер һәр дүрт ел саен медальләр казнасын баету өстендә эшләргә кирәк. Без моны булдыра алачакбыз", - дип, Минтимер Шәймиев моңарчы Татарстан спортчылары тарафыннан алтын медальләрнең 16 ел саен яулануын искәртеп узды. 1976 елда - Монреальда, 1992 елда Барселонада "алтын"нарга лаек булсак, ниһаять, быел Пекинда яуланган җиңүне тантана итәбез.

Минтимер Шәймиев Универсиадага әзерлек мәсьәләсенә тукталып, Бөдендөнья студент уеннарында катнашырга лаеклы булган спортчыларны сайлап алу, талантлы тренерларның сафын арттыру, булганнарына ярдәм итү кебек проблемаларны ассызыклап үтте. "Спорт төрләрен үстерү акчага төртелеп калмаячак. Спортчыларны әзерләүдә барлык спорт корылмалары да эшкә җигеләчәк. Бары тик балаларның спорт осталыгын чарлау мөһим. Универсиаданы кабул итүче хуҗалар буларак, безгә иң күп медальгә лаек булуны кайгыртырга кирәк", - дип белдерде Илбашы.

"Хөрмәтле спортчылар! Сез Олимпия уеннарында яулаган медальләрегез белән безне алга таба да уңышларны үстерү өстендә уйланырга мәҗбүр иттегез. Хәзер без тагын да югарырак үрләргә менү бурычын күзаллаячакбыз, Татарстан Пекинда яуланган җиңү планкасыннан түбән төшмәскә тиеш", - дип төгәлләде Минтимер Шәймиев абруйлы спортчыларга карата мөрәҗәгатен. Аның әйтүенчә, Татарстанда 3 мең метрга каршылыклар аша йөгерү һәм стендка ату мәктәпләре Россиядә үзәк булып саналырга тиеш.

Очрашу Татарстан Президентының спортчыларны бүләкләве белән дәвам итте. Минтимер Шәймиев "алтын" хуҗалары - 3 мең метр озынлыкка каршылыклар аша йөгерүдә җиңел атлетика буенча олимпия чемпионкасы Гөлнара Сәмитова-Галкинага, синхронлы йөзү буенча олимпия чемпионкасы Эльвира Хәсәновага, төркем күнегүләрендә нәфис гимнастика буенча олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихинага Татарстан Республикасының иң югары бүләге - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.

"Фидакарь хезмәте өчен" медале белән көмеш призер Елена Мигунова, бронза призер Екатерина Волкова, спортчыларның тренерлары - Марина Борзенкова, Василий Мастров, Ольга Павлова, Миңнулла Чинкин бүләкләнде. Минтимер Шәймиев 2008 елгы Олимпиадада катнашкан Светлана Демина, Яна Мартынова, Василий Мосин, Наталья Русаковага, тренерлар - Гөлнара Әминова, Сергей Деминга, Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" спорт клубы рәисе Сергей Клипачевка, Казан шәһәре "Приволжанка" спорт мәктәбе директоры Лилия Шәфиевага, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариевка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Эльвира Хәсәнова Татарстанда синхронлы йөзү спорт төренең киң колач җәячәгенә ышанычын белдерде. Минтимер Шәймиев, су спорты төрләре сарае төзелүе белән бәйле рәвештә, аның фикерен хуплады. Гөлнара Сәмитова-Галкина Яр Чаллыда зур стадион һәм җиңел атлетика манежын булдыру зарурлыгына басым ясады. Илбашы моны тормышка ашыруны Яр Чаллы мэры Илдар Халиковка йөкләде.

Спортчылар бүләкләнгәч, җиңел атлетика буенча Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры Ольга Павлова Татарстан спортчылары исеменнән, Минтимер Шәймиевкә, Россия җыелма командасының Пекинда узган Олимпиададагы талисманы - Чебурашканы бүләк итте.

Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге, тренерлары исеменнән, Марат Бариев Минтимер Шәймиевкә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Министр Гөлнара Сәмитова-Галкина белән берлектә Президентка Гөлнарага җиңү китергән олимпия стадионының "Кош оясы" макетын бүләк итте.

Пекинда узган Олимпиадада катнашып, беренче урынны алган спортчылар - 100 мең АКШ доллары, икенче урын ияләре - 60 мең АКШ доллары һәм өченче урынга билгеләнгәнннәр 40 мең долларга ия булачак. Призлы урын бәхете елмайган, әмма олимпиадада катнашкан спортчыларга 10 мең доллар тапшырылачак. Тренерлар спортчыларга каралган премияләрнең 50 процент өлеше белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International