15 сентябрьдә Төркия Республикасы Президенты инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль телефоннан сөйләште.
Фикерләр уртаклашу вакытында Төркия белән Татарстан арасында һәр яклы хезмәттәшлекнең уңышлы төстә үсүен дәвам итүе турында канәгатьлек хисе белән билгеләп үтелде. Әңгәмәдәшләр фәнни-техник, мәдәни һәм төзелеш тармакларында багланышларның уңай үсеш алуын әйтте. Яклар тышкы сәүдә күләме үсешеннән дә канәгать, быелның беренче ярты еллыгында ул 1,5 миллиард АКШ долларыннан артык тәшкил иткән.
Сөйләшү барышында Татарстан Президенты Төркия Республикасы җитәкчелегенең Кавказда тотрыклылыкны тәэмин итү проблемаларына карата конструктив карашын билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев Төркия Президентын быелның көзендә Россиягә визиты барышында Татарстанга килергә чакырды. Чакыру рәхмәт сүзләре белән кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.