Шәймиев: "Казаноргсинтез"ның 50 еллык юбилее - бөтен республика бәйрәме"

2008 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Казаноргсинтез" ААҖе оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Быел Татарстан һәм Россия нефть химиясе флагманнарының берсе тагын бер дата - беренче продукция эшләп чыгаруга 45 ел тулуны билгеләп үтә.

Тантаналы чараларда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Казан мэры Илсур Метшин, "Мицуи" фирмасы идарәсенең өлкән киңәшчесе Такехиро Того да катнашты.

"Казаноргсинтез" ААҖ белән танышкан вакытта республика башлыгы Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер булган бисфенол-А (елына 70 мең тонна чыгарырга сәләтле) һәм БДБда тиңдәше булмаган поликарбонат җитештерү (куәтее - елына 165 мең тонна) заводларын карады.

Минтимер Шәймиев, Альберт Шиһабетдинов һәм Такехиро Того поликарбонатларны төргәкләү бүлегендә символик тасманы кисте.

ТР Президенты эшләтеп җибәрү төймәсенә басты һәм поликарбонатның беренче килограммнары (гранул рәвешендә) конвейерда капчыкларга тутырыла башлады.

"Кадерле оргсинтезлылар, бүгенге вакыйга Татарстанда гына түгел, Россиядә истәлекле вакыйга - Россия нефть химиясе сәнәгатендәге тәүге заводларның берсе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә", - дип белдерде үзенең сәламләү сүзендә Альберт Шиһабетдинов.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге ярдәме белән, Россиянең иң зур нефть химиясе предприятиеләренең берсе үз тарихындагы иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Соңгы биш ел эчендә продукция җитештерү 7,13тән 21,5 миллиард сумга кадәр (үсеш 301,5 процент), чиста табыш 688,3 миллион сумнан 2,6 миллиардка арткан (үсеш 377,7 процент).

Компания гамәлдәге производстволарны модернизацияләүгә һәм яңаларын төзүгә зур акчалар сала. 2004-2004 елларда "Казаноргсинтез" ААҖнең стратегик үсеш программасының беренче этабы проектларына 35 миллиард сум инвестиция салынган, алар 2008 елның сентябреннән башлап, бүгенге көн бәяләре белән елына 60 миллиард сумга кадәр тауар продукциясе җитештерергә мөмкинлек бирә.

Альберт Шиһабетдинов ассызыклаганча, программаның беренче этабын тәмамлау - ул башлангыч кына. Программаның икенче этабы җитештерелгән продукция күләмен елына 2 миллиардтан 5 миллиард долларга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Хөрмәтле "Казаноргсинтез" ААҖ эшчеләре! Бүген сезнең һәм бөтен республика өчен бәйрәм. Органик химиягә нигез салучы Бутлеровның Казанда яшәве һәм эшләве, химик гигант "Оргсинтез"ның да Татарстан җирендә барлыкка килүе символик мәгънәгә ия", - дип белдерде митингта Минтимер Шәймиев. ТР Президенты предприятиенең төзелеше һәм үсешенә өлеш керткән барлык ветераннар һәм эшчеләргә рәхмәт белдерде. М.Шәймиев сүзләренчә, яңа җитәкчелек командасы яхшы менеджмент күрсәтә, заводта ел саен яңа производстволар ачыла.

"Без завод буйлап уздык - предприятиене яңарту буенча күп эшләр башкарылган. Соңгы биш елда сез җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арттыргансыз, ә планнарда - бу күләмне тагын ике мәртәбә арттыру. Булдырасыз, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, алга таба да шулай тырышыгыз", - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Ул "Казаноргсинтез"дагы яңа поликарбонатлар производстволарының экологик яктан чиста булуын ассызыклады. Әйләнә-тирә мохитне саклауның мондый идеологиясе барлык нефть химиясе проектларын тормышка ашырганда кертелергә тиеш.

Митингта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Сечин исеменнән "Казаноргсинтез" ААҖ адресына котлау телеграммасы укылды. Анда, аерым алганда: "Бүген "Казаноргсинтез" - илнең нефть химиясе өлкәсендә иң эре предприятиеләрнең берсе. Ул ел саен 1 миллион тоннадан артык продукция чыгара. Үзенең ярты гасырлык юбилеена предприятие уңышлы күрсәткечләр белән чыга - җитештерү күләме 7дән 21 миллиард сумга кадәр күтәрелгән", -диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International