Дәүләт Советының соңгы утырышы

2004 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче пленар сессиясе үз эшен дәвам итә. Әлеге пленар сессия утырышы Татарстан Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутатлары өчен соңгысы булачак. Сессиядән соң күпчелек депутатлар 14 мартта үтәчәк яңа чакырылыш депутатлары кәнәфиен бүлешергә әзерләнә башлаячак. Ә менә сайлаулар турындагы яңа законнар нигезендә депутат итеп сайланырга хокукы булмаганнар (сүз, беренче чиратта, район хакимиятләре башлыклары хакында бара) моннан соң үз эшләренә күбрәк игътибар итү мөмкинлеге алачак.

Рәсми рәвештә икенче чакырылыш пленар сессиянең эше парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның узган дүрт еллык эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чыгышы белән тәмамланачак. Шулай ук иң соңыннан депутатлар Россия һәм Татарстан Республикасы гимнарын тыңлап, парламент белән саубулашачак.

19 февральдә үткән парламентның Президиум утырышында, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу пленар сессия вакытында депутатлар мөмкин булган кадәр күбрәк эшләргә тиеш булачак дип белдергән иде. Беренче чиратта, депутатлар икенче һәм өченче укылышка чыгарылган закон проектлары өстендә эшләргә, бюджет мәсьәләсенә ачыклык кертергә һәм төрле документларга прокурор мөрәҗәгатьләрен карарга тиеш булачак.

Барлыгы пленар сессия көн тәртибенә элек каралмыйча калган җиде мәсьәлә белән тагын 60 өстәмә мәсьәлә кертелде. Дөрес, бүген узачак даими комиссияләр утырышларында сессия көн тәртибенә тагын берничә мәсьәлә кертелергә мөмкин. Өченче укылышка "Татарстан Республикасы Конституциясенең аерым маддәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында", "Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар турында", "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында", "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында", "Җирле референдум турында"гы закон проектлары каралачак. Икенче укылышка "Татарстан Республикасында муниципаль сайлаулар турында", "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында", "Татарстан Республикасы гражданнарының сәламәтлеген саклау турында"гы ТР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы закон проектлары чыгарылган. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең яртысыннан артыгын төрле регионнарның закон чыгару органнары тарафыннан җибәрелгән инициативалары белән бәйле. Татарстан парламенты аларга да үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International