Минтимер Шәймиев "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә катнашты

2007 елның 26 мае, шимбә

26 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Лаеш районы Рус Никольское авылында "Каравон" рус фольклор бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәмдә катнашучылар Татарстан башлыгын икмәк һәм тоз белән каршы алды. Күркәм традициягә әверелгән "Каравон" бәйрәмендә авыл халкы гына түгел, Питрәч, Югары Ослан, Чистай, Буа, Аксубай һәм башка районнардан, күрше республикалардан да вәкилләр катнаша. Фольклор коллективлар Минтимер Шәймиев һәм башка кунакларны - ТР вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеевны җырлар һәм биюләр белән озата барды.

Лаеш мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иҗат җимешләре республика башлыгында аеруча зур кызыксыну уятты. Төрле уенчыклар, челтәрләр, флористика - боларның барысын да балалар үз куллары белән ясаган. Ерак та түгел оста куллар тал чыбыгыннан кәрҗиннәр, чабата үрү, чүлмәк ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

"Каравон" бәйрәменең тантаналы ачылышы авыл чиркәве һәм мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда узды. Бәйрәм концертын Никольское авылында яшәүчеләр, башка районнардан килгән кунаклар гына түгел, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, православие вәкилләре дә тамаша кылды. Бәйрәм кунаклары алдында Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, республика рус фольклор фестиваленә республиканың барлык төбәкләреннән, шулай ук Түбән Новгород, Мари Эл һәм Чуашиядән барлыгы 75 иҗат коллективы килгән. Ул шулай ук җыр, бию, хор сәнгате традицияләренә бай "Каравон" бәйрәменең Никольское авылында барлыкка килүен билгеләп үтте. "Бүгенге көндә "Каравон" бәйрәм генә түгел, ә Татарстан җирендә рус мәдәнияте символы да, - дип үз фикерен белдерде А.Тимофеев. - "Каравон" татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән бер рәткә басты һәм гомумреспублика күләмендәге вакыйгага әверелде".

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бәйрәм кунаклары һәм анда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Мин беренче чиратта рус фольклорының күркәм традицияләрен саклап калган Рус Никольское авылында яшәүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм", - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, халык җырлары, башка көйләрдән аермалы буларак, тыңлаучының җанына үтеп керергә сәләтле. "Безгә аларны сакларга, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Иске славян сөйләме рухи халәтне бик төгәл ачып бирә, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. - Мин бу хакта басым ясап әйтәм, чөнки 2007 ел Россиядә Рус теле елы дип игълан ителде".

"Крестьян хезмәте беркайчан да җиңел булмаган, - дип дәвам итте республика башлыгы. - Борынгы заманда да халык үзенең күңелен җыр белән юаткан. Шунлыктан "Каравон" - хезмәт, уңышка өмет итү бәйрәме дә. Әйдәгез, алга таба да бәйрәм итик, эшлик, яшик һәм гөрләп алга барыйк". Минтимер Шәймиев "Уйнагыз, гармуннар" телевизион тапшыруының авторлары һәм алып баручыларына зур рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты көчле алкышлар астында Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Рус фольклор үзәге директоры Александр Смирновка аудио һәм видеоаппаратура, шулай ук "Нива" автомобиле сатып алу өчен 1 миллион сумга сертификат тапшырды. "Каравон" фольклор ансамблендә катнашучы һәркемгә сувенир муенсалар бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International