Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Премьер-министры һәм аның урынбасарларының яңа кандидатураларын тәкъдим итте

2005 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә, бюджет, салымнар һәм финанслар комитетларының уртак утырышында ТР Премьер-министры вазифаларына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын раслау һәм ТР Премьер-министры урынбасарлары вазифаларына Равил Моратов, Борис Павлов, Владимир Швецов һәм Марат Әхмәтов кандидатуралары буенча килешү турында ТР Президенты тәкъдимнәре каралды. Парламентарийлар ТР Дәүләт Советына Рөстәм Миңнеханов (ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы) кандидатурасын - ТР Премьер-министры вазифаларына, Равил Моратовны (ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы) - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазифаларына, Борис Павловны (ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Казандагы Икътисад һәм сәнәгать комитетының элекке рәисе) - ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад һәм сәнәгать министры вазифаларына, Владимир Швецовны (ТР Премьер-министры урынбасары – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы) - ТР Премьер-министры урынбасары - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларына, Марат Әхмәтовны (ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы) - ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларына билгеләү турындагы ТР Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдимнәре белән килешергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Аппаратының элекке җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасын РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы - ТР Дәүләт Советы вәкиле итеп сайлау өчен тәкъдим итте. Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, федераль закон нигезендә, ТР Президенты Минтимер Шәймиев үз вазифаларына керешкәч, РФ Федерация Советында Татарстан әгъзалары вазифаларын үз өсләреннән төшерде. Кичә ТР Президенты Федерация Советының элекке әгъзасы Филзә Хәмидуллин урынына Әгъзам Гобәйдуллинны Татарстаннан сенатор итеп билгеләү турындагы Указга кул куйды. Депутатларның күпчелеге республика җитәкчесе тәкъдимен яклап тавыш бирде. Әлеге кандидатуралар буенча соңгы карар иртәгә өченче чакырылыш республика парламентының 14нче утырышында кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International