Татарстан Президенты үз вазифаларына кереште

2005 елның 25 марты, җомга
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең инаугурация тантанасы узды.

Инаугурация тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, Федерация Советының Халыкара мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Василий Лихачев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федераль Җыен, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың әйдәүче министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, күренекле фән, сәнгать һәм мәдәният, сәнәгать комплексы вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Татарстан Президенты, Татарстан Конституциясенә кулын куеп, татар һәм рус телләрендә төп законга ант бирде һәм ант текстына кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International