Минтимер Шәймиев Баулы халык депутатларының берләшкән Советы чираттан тыш сессиясендә районның уңдырышлы җирләрендә нәтиҗәле эшләүне, нефть өлкәсенең көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүне һәм район халкы өчен яңа эш урыннары булдыруны Баулы районының уңышка ирешүенең төп нигезе дип билгеләде.
Шул ук көнне М.Шәймиев "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә караган "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Иволга" санаторий-профилакторие корпусларын карады. Узган елның декабрендә генә ишекләрен ачкан әлеге дүрт катлы бинада нефтьчеләр генә түгел, ә бәлки шәһәр халкы, Бөек Ватан сугышы ветераннары да сәламәтлекләрен ныгыта ала. Санаторий-профилакторийга иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Аны төзү һәм җиһазлауга 82 миллион сум акча тотылган.