5 февраль 2005. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Архангельск өлкәсе хакимияте башлыгы Николай Киселев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Минтимер Шәймиев Архангельск хакимияте башлыгына өлкәдә яшәүче татарларга карата җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтләрен дә ирештерде. "Милли-мәдәни элемтәләр икътисади хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам", - диде Президент. Бүгенге көндә Архангельск өлкәсендә 18 меңнән артык татар яши. Нигездә, алар Архангельскиның үзендә һәм Новодвинск шәһәрендә күп. 1999 елда өлкәдә төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте оештырылган. Әлеге татар җәмгыяте үзенең басмасын - "Татар газеты"н нәшер итә. Шулай ук "Новодвинский рабочий" газетында да кушымта буларак "Мөселман газеты" чыгып килә. Архангельск мэры карары белән быелның 25 гыйнварында шәһәрдә яңа мәчет төзү өчен урын бирелгәне мәгълүм.