Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФдә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тиддо Питер Хофстее очрашуы вакытында Татарстан һәм Нидерланд арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм сәүдә әйләнешен арттыру турында фикер алышынды.
Билгеле булганча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландның Табигатьтән файдалану һәм балыкчылык министрлыгы арасындагы багланышлар турында Меморандум кысаларында Тукай районында "Сосновоборская" агрофирмасының дуңгызчылык комплексы базасында 2000 елдан дуңгызчылык буенча Республика уку үзәге эшли. Уку үзәгенә җиһазлар җибәрү, укытучылар әзерләү өчен Нидерланд Хөкүмәте Көнчыгыш Аурупа илләренә бушлай техник ярдәм программасы кысаларында 2 миллион голланд гульдены бүлеп биргән. Моннан тыш, "Кызыл Шәрык" ААҖ үзенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен Нидерландта 43 миллион сумлык мөгезле эре терлек сатып алды. Шул рәвешле, Татарстан һәм Нидерланд хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләреннән берсе нәкъ менә авыл хуҗалыгы. Президент ассызыклаганча, безнең республика, аеруча агросәнәгать комплексы өчен технологияләр өлкәсендә, Нидерланд тәҗрибәсен, күптән куллана. Биредә хезмәттәшлек тагын да интенсиврак һәм нәтиҗәлерәк булырга мөмкин.