Альберт Поморцев: "Без "Ракета" өчен көрәшәчәкбез әле"

2005 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев туплы хоккей буенча Халыкара федерациясе президенты һәм Россиянең туплы хоккей федерациясе президенты Альберт Поморцевны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев та катнашты. Татарстан Президенты белән Альберт Поморцев Россиядә, аерым алганда Татарстанда туплы хоккейны үстерү мәсьәләре турында сөйләште. "Минтимер Шәймиевкә мин зур ихтирам белән карыйм, һәрвакыт шатлык, борчуларым белән уртаклашам. Бүгенге күрешеп сөйләшү дә нәтиҗәле булды, дип уйлыйм", - диде Федерация президенты соңыннан журналистлар белән әңгәмәдә. "Туплы хоккей үсештә дип уйлыйм. Тамашачылар җыю буенча бу спорт төре футболдан кала, икенче урында бара. Ә югыйсә, футболны елына 9 ай, ә туплы хоккейны күп дигәндә, 5 ай уйныйлар", - ди Федерация президенты.

Альберт Поморцев Президентка кичә Казанда туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты ачылуга багышланган зур бәйрәм оештырылганы һәм әлеге чемпионат өчен "Хезмәт резевлары" стадионында махсус шугалак төзелгәнлеге өчен рәхмәт белдерүен дә әйтте.

"Казанда туплы хоккей өчен махсуслашкан "Ракета" стадионыннан тыш, тагын бер өстәмә шугалак барлыкка килүе куанычлы хәл. Дөнья чемпионаты тәмамлану белән "Хезмәт резервлары" стадионы ташландык хәлдә калырга тиеш түгел. Киресенчә, хәзер республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен туплы хоккей буенча махсуслашкан мәктәпләр ачу мөмкинлеге бар. Без Президент белән бу мәсьәләне дә күтәрдек. Шулай ук "Ракета" командасын ныгыту турында да фикер алыштык. Командага көчле уенчылар, тренерлар һәм яхшы финанс чаралары кирәк. Без "Ракета" өчен көрәшәчәкбез әле", - диде Альберт Поморцев.

Билгеле, дөнья чемпионатында катнашучы Россия җыелма комадансында Казанның "Ракета"сыннан бер спортчы да юк. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев әйтеп киткәнчә, "Ракета" Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча 6-нчы урында гына бара. "Россия җыелма командасының максатлары зур, ул алтын медальләрне кире кайтарырга, чемпион булырга омтыла. Мин дә баш тренер белән килешәм, монда экспериментлар ясарга ярамый, иң алдынгы уенчыларны сайларга кирәк. Татарстан Сергей Харитонов исемле уенчыны тәкъдим иткән иде, әмма ул беренче уналтылыкка эләгә алмады, егермелеккә генә керде", - ди Марат Барыев. Министр фикеренчә, дөнья чемпионатында төп көрәш иң көчлеләр - Россия, Швеция һәм Финляндия командалары арасында булачак. "Бүген Россия белән Финляндия очраша. Бу уен ачыклар да мәсьәләне", - ди министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International