Казанда дөнья чемпионаты ачылды

2005 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан башкаласы Казанда туплы хоккей буенча егерме бишенче дөнья чемпионаты старт алды.

Дөнья чемпионатын рәсми рәвештә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Халыкара туплы хоккей федерациясе президенты Альберт Поморцев, Россиянең физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячеслав Фетисов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанада беренче булып сүз алган Альберт Поморцев быелгы дөнья чемпионатын Казанның меңъеллык юбилеена багышлауларын билгеләп үтте. Шуның белән бер үк вакытта быел дөнья чемпионатлары уздырыла башлауга егерме биш, ә Халыкара туплы хоккей федерациясе оешуга илле ел тулуын да искәртте. Халыкара федерация президенты Татарстан җитәкчеләренә ярышларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында әлеге вакыйганың тарихи мәгънәгә ия булуын ассызыклады, чөнки моңарчы Татарстанда бер генә спорт төре буенча да дөнья чемпионатлары узганы юк иде. Татарстан җитәкчесе шулай ук ярышларны оештыручыларга зур тырышлык күрсәткәннәре өчен, ә А.Поморцев белән В.Фетисовка мондый бәйгене Казанда уздырырга ышанып тапшырулары өчен олы рәхмәтен җиткерде. Илбашы белдергәнчә, дөнья чемпионаты Казанның меңъеллыгына багышланган чараларны ачып җибәрә. "Казанда дөнья чемпионатын уздыру ул безнең республиканың социаль-икътисадый өлкәдә ирешкән зур уңышларыбызның нәтиҗәсе", - дип ассызыклады республика Президенты.

Ике тапкыр Олимпия чемпионы, легендар спортчы, Россиянең физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячеслав Фетисов исә, Татарстан халкының бай тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәнияте булуын искә төшереп, быелгы ярышларның тарихта иң яхшысы булачагына шик белдермәвен искәртте. Шул ук вакытта ул республикадагы икътисадый үсешне дә җитәкчелек тарафыннан спортка булган уңай мөнәсәбәте белән аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International