Татарстан Президенты Марат Сафинны җиңүе белән котлады

2005 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Марат Сафинны Австралиядә узган теннис буенча ачык чемпионатта җиңүе белән тәбрик итте:

"Авыр һәм намуслы көрәштә Сез зур спорт осталыгын һәм көрәшче холкын күрсәттегез. Татарстанлылар Сезнең уңышыгыз турындагы хәбәрне зур шатлык белән кабул итте. Республика халкы исеменнән сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим. Теннис кортында да, көндәлек тормышта да уңышлар юлдаш булсын", - диелә Президентның котлау телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International