1969 елда Минтимер Шәриф улын республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгелиләр. Шул чорда республикада мелиорация эшләре активлаша, су сибеп үстерелә торган культуралы көтүлекләр саны арта, ясалма су сиптерүгә нигезләнгән берничә эре яшелчә совхозы төзелә.
1983 елда М.Ш.Шәймиев Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, аннары ике ел КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли. 1985 елда җәмгыятьтә күренә башлаган тирән үзгәрешләрне ул республика лидерларының берсе сыйфатында каршылый: 1985 елдан Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе, ә 1989 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли.
1990 елда М.Ш.Шәймиев ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана. 1990 ел - республика белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшкән елы, Югары Совет тарафыннан Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән ел.
Республиканың яңа статусы республика өчен яңа булган Президентлык институтын төзүне таләп итте. Һәм 1991 елның 12 июнендә, ирекле сайлаулар нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайланды. 1996 елның 24 мартында Һәм 2001 елның 25 мартында ул кабат Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланды.
Минтимер Шәриф улы Шәймиев 1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация советы әгъзасы булдып торды. "Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәистәше.
Минтимер Шәриф улы Шәймиев Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы; БМО химаялыгында эшләүче Бөтендөнья рыцарьлар конфедерациясе Халыкара парламенты Президиумының мактаулы әгъзасы; Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы; Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры; Халыкара информатизация академиясенең мактаулы академигы; татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты: җәмәгатьчелек белән элемтәләрне үстерү өлкәсендә журналистлар берлеге, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган "Көмеш Укчы" дигән беренче милли премия лауреаты; 1997-1998 еллар сезоны йомгаклары буенча "Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен" номинациядә "Алтын битлек" дигән милли театр премиясе лауреаты. 1998 елда Кембриджның (Англия) Халыкара биографик үзәге М.Шәймиевкә "1997/98 ел кешесе" дигән халыкара мактаулы исем бирде.
Ул 1966 елда Ленин ордены, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1976 елда Октябрь Революциясе ордены, 1987 елда Халыклар дуслыгы ордены, 1997 елда II дәрәҗә "Ватан алдындагы Хезмәтләре өчен" ордены һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау Грамотасы, медальләр белән бүләкләнде.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.