Бүген татар халкының иң яраткан җырчысы Илһам Шакировка 70 яшь тулган көн. Иң беренчеләрдән булып татар җырының легендар шәхесен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тәбрик итте.
Минтимер Шәймиев һәм Илһам Шакиров бергәләп фатирны карап чыктылар, аның бизәлеше җиһазы белән бик тә канәгать калдылар.Илһам ага әле үзе дә бүген генә беренче мәртәбә кулына алган юбилей альбомын истәлекле сүзләр белән имзасын куеп Президентка бүләк итте. Җырчының фоторәсемнәре, аның турында истәлекләр тупланган китапны караганда Минтимер Шәрипович Илһам Шакировны беренче мәртәбә күргән вакытын искә төшерде. Булачак президент авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта анда кичәләр уздырыла торган булган. Шундый кичәләрнең берсендә яшь җырчы Илһам Шакиров та чыгыш ясый. Җырчы һәм Президент икәүләшеп шул чордагы популяр җырларның исемнәрен дә барлап алдылар: "Яшь каеннар", "Утыр әле яннарыма"... "Җилле егет!" - дип ихлас шаккатып кат-кат кабатлады Минтимер Шәймиев альбом битләрен актара-актара.