Минтимер Шәймиевкә Михаил Зурабовтан рәхмәт хаты килде

2005 елның 14 гыйнвары, җомга
Бүген Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовтан республиканың "Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау-2004" VIII Халыкара махсуслашкан күргәзмәсен үткәрүдә актив катнашканы өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә рәхмәт хаты килде.

"Татарстанның Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы оештырган экспозиция республиканың оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт саклау өлкәсендәге югары нәтиҗәләрен танытты, ә министр Борис Захаров һәм бүлек җитәкчесе Сергей Белобородов "Бөтенроссия күргәзмә үзәге лауреаты" медальләре белән бүләкләнде", - диелә хатта.

Үткән елның ноябрь аенда Мәскәүдә узган әлеге күргәзмәдә Россиянең 50дән артык шәһәреннән 200 оешма катнашкан иде. Шулай ук анда АКШ, Алмания, Франция, Финляндия, Швеция, Беларусь, Латвия һәм Украинадан 16 компания үз проектларын тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International