Татарстан Президентына ТР дәүләт билгеләрен РФ Дәүләт геральдик реестрына кертү турында таныклык тапшырдылар

2005 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
27 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Геральдика совет рәисе – РФ дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов белән очрашты. Президентка Татарстан Республикасы дәүләт билгеләрен Россия Федерациясенең Дәүләт геральдик реестрына кертү турында таныклык тапшырылды: ТР Гербы реестрда – 377 саны, ә ТР Флагы 378 саны астында теркәлгән.

Бүгенге вакыйга - республиканың дәүләт билгеләрен Россия Федерациясенең Дәүләт геральдик реестрына кертү тарихи һәм истәлекле вакыйга, дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Республика билгеләренең үзгәртеп кору елларыннан соң гасырлар буе тупланып килгәннәр ташып чыккан катлаулы бер чорда эшләнүе һәм кабул ителүе сер түгел. Шуңа да карамастан, Татарстан бу вакыт аралыгын имин үтүгә һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүгә иреште. ТР Президенты фикеренчә, республика үз хокукларын гамәлгә ашыруга омтылган очракта да, төп бурыч итеп Россия бөтенлеген куйды. Татарстан халыкларының татулыкны саклап калырга һәм яңа үсеш юлына чыгарга зирәклеге җитте. Монда республика халкының интеллектуаль дәрәҗәсе – күп гасырлар дәвамында тупланган хәзинәсе зур роль уйнады. Бу безгә бик кадерле, шуңа күрә ул вакытта кабул ителгән республика билгеләре – Татарстанның дәүләтчелеге билгеләре, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Аларны РФ Дәүләт геральдик реестрына кертү республика белгечләренең геральдиканың барлык таләпләренә тулысынча туры килгән символлар эшләүгә ирешүен дәлилли. Билгеләрнең Татарстанның күп милләтле халкы тарафыннан кабул ителүләрен, аны берләштерүләрен, хөрмәт һәм патриотлык хисләре уятуларын исәпкә алсак, бу аерым кыйммәткә ия. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россия Федерациясенең дәүләт символлары да шундый ук хисләр тудырырга тиеш.

РФ Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе сүзләре дә Татарстан Президентының соңгы фикерен хуплап яңгырады. Геральдик билгеләргә караш яшәгән җиребезгә карата мөнәсәбәт кебек булырга тиеш – бу безнең илебез, герб һәм флагыбыз. Җәмгыятебез шуны аңлауга ирешкәч кенә бездә милли идея бар дип әйтә алабыз, диде Георгий Вилинбахов. Дәүләт билгеләре нәкъ менә шуны аңлауга хезмәт итәргә тиеш.

Татарстан Республикасы дәүләт символларын Россия Федерациясенең геральдик реестрына кертү турындагы таныклыкны тапшыру тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер--министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук РФ Президенты каршындагы Геральдика советы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International