Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты

2004 елның 27 декабре, дүшәмбе
24 декабрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә багышланган РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Үз чыгышында Татарстан Президенты әлеге теманың мөһимлеген билгеләп узып, хакимият эшчәнлеген тулысынча, ягъни региональ, җирле үзидарә органнары, шул исәптән закон чыгару, башкарма, суд-хокукый системасы структурасын нәтиҗәле итү кирәклеген әйтте. Ул җирле үзидарә органнары белән региональ хакимият мөнәсәбәтләрен камилләштерү, җирле үзидарә органнарын формалаштырганда төбәкләр вәкаләтләрен киңәйтү кирәклеген ассызыклады.

Моннан тыш Минтимер Шәймиев бөтен дәрәҗәдә дә башкарма тәртипне арттыру кирәклеген әйтте. "Безнең ил бер, максатлар һәм бурычлар уртак, шуңа күрә җаваплылык та тигез булырга тиеш", - диде ул.

Татарстан Президенты Федерация Советы реформасы яклы булуын әйтте. "Бүгенге көндә Парламетның югары палатасының көлкеле халәтеннән китәргә кирәк", - дип белдерде ул, һәм даими эшкә Федерация Советына төбәктәге Хөкүмәт әгъзасын, депутат яисә төбәктәге закон чыгау хакимияте җитәкчесенең урынбасарын җибәрүне тәкъдим итте.

Минтимер Шәймиев шулай ук икътисадый мәсьәләгә дә кагылды. Ул үз илебездәге җитештерүчеләрне яклау ягында, аеруча машина төзелеше өлкәсендә һәм җир байлыкларына салымны бүлү буенча үз позициясендә катгый торуын ассызыклады. Кич белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым белән Россия Президенты Владимир Путин Кремльнең Андреевский залында оештырган кабул итүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International