Төркиянең Генераль Консульлеге бинасына нигез ташы салынды

2004 елның 22 декабре, чәршәмбе
Бүген башкалада Төрек Республикасының Казандагы Генераль Консульлеге бинасы төзелешенә беренче таш салынды.

Төркия Консульлеге Казанда Татарстан белән Төркия Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы 1995 елгы килешүне тормышка ашыру максаты белән 1996 елда ачылган иде.

Бүген Генераль Консульлек канцелярисенең яңа бинасына таш салу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалыгы министры Эргезен Зәки, Төркиянең Россиядәге Вәкаләтле Вәкиле Куртулуш Ташкент, Төркиянең Генераль Консулы Исмаил Хаккы Муса, шулай ук Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан мэры Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Проект буенча өч катлы бина Казанның үзәгендә - Горький урамында урнашачак. Төзелешнең генераль подрядчигы - "Одак" компаниясе.

"1996 еда ачылган Генераль Консульлек шушы вакыт эчендә зур күләмдә эш башкарды, - диде Татарстан Президенты тантанада. - Иң мөһиме - Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертте. Аның төрки халыклар күп яшәгән Идел-Урал төбәгендә урнашуы Россияне эченнән өйрәнергә мөмкинлек бирә".

Минтимер Шәймиев шулай күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге зур делегациянең Төркиягә зур визиты булуын да искә алды. "Россия җитәкчелегенең бу соңгы 32 елда Төркиягә беренче баруы һәм бик кирәкле очрашуы иде. Визит икътисади яктан гына түгел, сәяси аңлашу һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә дә уңышлы узды, - диде Президент. - Мин Төркиядә берничә тапкыр булдым, элеккеге Президент Тургут, хәзерге Сезер әфәнде белән дә очрашканым бар. Безгә анда һәрвакыт тугандаш мөнәсәбәттә булдылар. Бүгенге тантананы тарихи вакыйга дип атар идем. Төзеләчәк Консульлек бинасы Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек һәм дуслыкның матур билгесе булып торсын. Форсаттан файдаланып, Татарстанның төзелеш объектларында көч куючы Төркия компанияләре һәм төзүчеләренә рәхмәт белдерәсем килә", - диде Минтимер Шәймиев.

Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалыгы министры Эргезен Зәки дә бу уңайдан Төркия төзүчеләренә Казан аларның хезмәтеннән канәгать калуына барсын да эшләргә кушты. "Мең еллык юбилей алдыннан шәһәр бик нык төзекләндерелә, торак хуҗалыгы министры булурак мин дә Казаннан күп нәрсәгә өйрәнеп китәм, - диде Э.Зәки. - Безнең илләр арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек үсеш алсын дигән теләктә калам", - диде министр.

Төркиянең Россиядәге Вәкаләтле Вәкиле Куртулуш Ташкент үз чыгышында Россиядә бу беренче Генераль Консульлек булуын билгеләп үтте һәм аның төзелешен Казанның 1000 еллыгына тәмамларга тырышачакларын әйтте. "Генераль консульлек татар-төрек мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур көч куячак", - диде К.Ташкент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International